tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда борынгы акчалар
Милли музейда борынгы акчалар

Милли музейда борынгы акчалар

Мин мирасханәнең нумизматика коллекцияләре янында, тимер акчаларны күреп тукталдым. Нинди генә заманалар булмаган да нинди генә вакыйгалар төрле истәлекләрдә үзләренең эзен калдырмаган! Татарстан Милли музее заллары буйлап йөргәндә тарих төпкелләрендә калган хатирәләр аеруча яхшы тоемлана.

Татарстан Милли музеендагы нумизматика коллекциясе 100 мең данәдән артып китә икән. Алар арасында тәңкәләр, медальләр, значоклар, кәгазь акчалар да бар. Минем игътибарымны тупланманың иң кыйммәтле өлеше – Шәрык акчалары җәлеп итте. VIII-X гасырлар Гарәп хәлифәтенә һәм аның янәшә тирәлегенә караганнары да, Җүчи Олысы яки Алтын Урданыкы булган акчалар да, соңрак заманнарда фарсы, төрек, кытай, япон, Кырым һәм Урта Азия ханлыкларында йөргәннәре дә бихисап!

Нумизматика тупланмасының 25 мең берәмлеккә якыны атак­лы коллекционер Андрей Лихачев (ул тарихчы галимнәрдән беренче буларак борынгы болгар һәм татар мәдәниятләренең якынлыгын, традицияләрнең дәвамлылыгын күреп алган) мирасы. Алар арасында – Россия, Греция, Рим һәм башка мәмләкәтләрнең акча тәңкәләре, медальләре бар. Алтын Урда чорына караган көнчыгыш акча тәңкәләре исә җыелманың аеруча кыйммәтле өлешен тәшкил итә һәм бу тупланма галимнең зур горурлыгы булып торган. Ул аерым акча тәңкәләрен һәм хәзинәләрне крестьяннардан һәм Казан антикварларыннан сатып алып, тарихчылар, эзләнүчеләр өчен саклап кала алган.

Музейдагы куфи тәңкәләренең барысы да диярлек Андрей Лихачев коллекциясеннән. Алар гарәп хәрефләрен шакмаклап язылулары белән аерылып тора. Арада “хәлифәтнең уң кулы, хак диндәгеләр хакименең терәге” титулына ия булган, “Искәндәр әс-Сани, ягъни Александар II (беренчесе атаклы Александр Македонский) тәхәллүсен кулланган Әфган солтаны, Һиндстан хакиме Галаэтдин Габделмозаффар Мөхәммәт шаһ (1295-1315) динары да бар. Аны 1884 елда 7 тәңкә белән бергә Болгар тирәсендә балалар табып ала.

Җүчи тәңкәләренең дә иң кызыклылары музейга А.Лихачев тупланмасы белән кергән. Биредә шулай ук Зөя һәм бик тә үзенчәлекле Әлмән хәзинәсе саклана. Соңгысының 1938 елда табылуы мәгълүм. Анда барлыгы 130 тәңкә була. XIII гасыр Җучи тәңкәләре бик аз исәпләнә, аларның Эрмитажда һәм Дәүләт тарих музеендагы берничә экземплярдан кала беркайда да булмавы мәгълүм. Хәзинә табылу фән өчен дә зур ачыш була. Бу ядкәрләр Алтын Урданың аңарчы билгеле булмаган Кирмән шәһәре турында мәгълүмат бирә.

Фондта XIII гасырга караган тагын ике хәзинә саклана. Болгарда табылган бу кыйммәтле байлыкны профессор А.Смирнов тапшырган. Белгәнебезчә, XIII йөздә Европа һәм Азиянең сәяси картасы үзгәрә, көчле Монгол империясе оеша. Җүчи Олысының беренче акчалары 1240 елда – Болгарда Бату хан заманында ук сугыла. Бату хан һәм аннан соң килгән Бәркә хан бакыр һәм көмеш акчаларда үз исемнәрен язмый. Тәңкәләр мәрхүм хәлиф Наси Лид-Дин Аллаһ яки монгол императорлары Мунке һәм Арит Буги исемнәре белән тамгалана. Җүчи Олысы акчаларында Мәнгү-Тимер хан (1266-1282) беренче булып үз исемен бастыра башлый. Аның акчалары Болгарда һәм Кырымда сугылган. Исемле тәңкәләр белән бергә язулары булмаган дирһәмнәр дә чыгарыла. Аларның барысын да Бату йорты тамгасы берләштерә. XIII йөздәге күп төрле рәсемле тәңкәләрдән аермалы буларак, XIV гасыр көмеш дирһәмнәрен кысалар, йолдызчыклар, сызык­лар, “бәхет төеннәре” бизи. Бу тәңкәләрдә төп әһәмият язылган сүзләргә бирелә. Аларда гарәп, фарсы һ.б. төрки телләрдә “Аллага сыен”, “Бәхетле бул”, “Гомер – кыс­ка, Аллаһ кушканча яшә” кебек теләкләр язылган була.

XIII-XIV йөзләрдәге Җүчи Олысы хәзинәләрендәге тәңкәләр исәбе Татарстан Милли музеенда берничә йөздән алып ун меңнәргә кадәр җитә. Гомумән, мирасханә бу төр хәзинәләрдәге тәңкәләрнең күплеге ягыннан Россиядәге музейлары арасында исемлекнең баштагы өлешендә тора. Бу уңайдан XIV гасыр ахырына караган 14 мең данә тәңкәдән артык Кече Әтрәч хәзинәсе искә төшә.

Персиянең төрле шәһәрләрендә сугылган фарсы тәң­кә­ләре коллекциясе дә кызыклы. Япон алтын тәңкәләре дә үзенчәлекле, озынча түгәрәк формада ясалган обан (зур тәңкә) һәм кобаннарның (кечкенә тәңкә) бәясе һәм андагы чиновникның исеме тушь ярдәмендә штемпель, имза белән белдерелә.

Сөембикә Кашапова

http://madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*