tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда Нәҗибә Ихсанова үз мәхәббәт тарихын сөйләячәк
Милли музейда Нәҗибә Ихсанова үз мәхәббәт тарихын сөйләячәк

Милли музейда Нәҗибә Ихсанова үз мәхәббәт тарихын сөйләячәк

12 декабрьдә Милли музейның конференц-залында Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Тукай бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова белән очрашу үтәчәк.

Әлеге чара Татар әдәбияты тарихы музее оештырып килгән “Әдип һәм аның Музасы” очрашулар циклы кысаларында үткәрелә.

Казанның Тукай, Салих Сәйдәшев музейларында үткән бу форматтагы очрашуларда Нәби Дәүли, Гариф Ахунов, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Фатыйх Кәрим, Рафаил Төхфәтуллин шәхси тормышларындагы иң матур хис – мәхәббәтнең тууы, илһамландырып торуы турында сөйләнде. Бу юлы Нәҗибә ханым тормыш юлдашы Туфан Миңнуллин белән ничек очрашуы, танышуы турында сөйләячәк…

Очрашу 18.00 сәгатьтә башланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*