tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда «Татар халкы тарихы» күргәзмәсе ачыла
Милли музейда «Татар халкы тарихы» күргәзмәсе ачыла

Милли музейда «Татар халкы тарихы» күргәзмәсе ачыла

ТР Милли музеенда халыкның тарихи һәм мәдәни хәтеренә юнәлгән күргәзмә эшли башлый. Чаллы рәссамы Ирек Массаров «Татар халкы тарихы» күргәзмәсенең ачылу тантанасы турында Милли музейның матбугат үзәге хәбәр итә.

Яңа күргәзмәдә рәссамның 50дән артык эше урын алган. “Рәссам үзенчәлекле иҗади карашка ия. Аның эшләре борынгы бабаларыбыз тормышындагы вакыйгаларга, аларның гореф-гадәтенә һәм традицияләренә багышланган. Әлеге рәсемнәр татар милли мәдәниятендә буыннар бәйләнешен күрсәтә, татар халкының этник үзенчәлекләрен бирә”, – диелгән күргәзмә анонсында.

Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Ирек Массаровның күргәзмәсе бүген Татарстан Милли музеенда 15.00 сәгатьтә ачыла.

Күргәзмә 22 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*