tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли оеткы кечкенәдән салына
Милли оеткы кечкенәдән салына

Милли оеткы кечкенәдән салына

Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән җыелган татар балалары катнашында “Милләтебез хәзинәләре” сменасы уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. 2000 елдан бирле оештырылып килүче милли проект татар телен саклауда, Татарстаннан читтә яшәүче балаларда туган телгә мәхәббәт уятуда зур роль уйный.

13-26 август көннәрендә Боровое Матюшино бистәсендә“Идел” яшьләр лагерында узачак чарада Россиянең 16 төбәгеннән килгән 167 бала балалар ял итәчәк. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан тормышка ашырылган проектта Казахстан Республикасыннан да килүчеләр бар.

“Милләтебез хәзинәләре” сменасының абруе елдан-ел үсә. Бигрәк тә соңгы ике елда лагерьда ял итәргә теләк белдерүчеләр шактый күбәйде. Хәттә урыннарыбыз да җитми, күпләрнең кире борырга да туры килә”, – ди Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Шулай ук депутат “Идел” лагерында зур үзгәрешләр булачагын да белдерә. Биредә зур, замана таләпләренә туры килердәй спорт комплексы төзеләчәк. Финанс мәсьәләләре дә хәл ителгән. Шулай булгач, алдагы елларда “Милләтебез хәзинәләре”ндә тагы да күбрәк татар балалары ял итә алачак.

– Безне иң борчыган мәсьәлә – читтә яшәүче милләттәшләребезнең балалары туган телләрен белми. Ә биредә бар нәрсә дә милли рухта оештырылган. 14 көн дәвамында балаларга татар теле дәресләре укытыла. Тарих, бию, кул эшләре, журналистика, милли көрәш, татар ашлары, ди-джейлык буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә читтән килгән сабыйлар яңа һөнәргә өйрәнә. Смена дәвамында үткәрелгән “Татар кызы, “Татар егете”, “Танцпол йолдызы”, “Җиде йолдыз” кебек конкурсларда балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен арттыра, – дип таныштырды лагерь эшчәнлеге белән “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәнияте, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган проектка гадәттә 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булганнарны кабул итәләр.

Һәр ел саен смена программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле булуы белән игътибарга лаек. Монда татар теле дәресләре укытыла. Алдагы елдан аермалы буларак, быел татар теленнән практик дәресләр дә оештырылачак икән. Әлбәттә, 14 көн дәвамында балаларны татар телендә иркен аралаша торган итә алмасак та, газиз телләренә карата кызыксыну, мәхәббәт уята алачакбыз, дип ышандыра лагерь лидерлары.

Казан каласының истәлекле урыннарына экскурсияләр, “Иске Казанда милли моңнар” концертын тамаша кылу, Борынгы Болгарга барып кайту һәр бала күңелендә онытылмаслык якты хисләр калдырачак, милли үз-аң уятачак.

Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, быел балалар белән эшләүче әйдаманнарның да хезмәт хакы артачак икән. Әйдәманнарны Татарстаннан гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдән дә җәлеп иткәннәр.

Мондый эчтәлекле ял лагерьларын Россиянең башка өлкәләрендә дә оештырырга ниятлиләр. Мәсәлән, быел шулай ук август аенда Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез дә шундый проектка нигез салмакчылар.

Мөршидә КЫЯМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*