tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли рух бакчадан башлана
Милли рух бакчадан башлана

Милли рух бакчадан башлана

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ул бөтен дөньяда билгеләп үтелә һәм һәр милләт бу көнне туган теленә карата булган хөрмәтен белдерә. Иске Кулаткы районы тулысынча татар районы дип әйтсәк тә, ялгышмабыз, чөнки биредә 98 процент татар халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен күп көч, тырышлык куела. Туган тел атналыгы кысаларында район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында күркәм бәйгеләр, төрле форматта очрашулар, кызыклы чаралар оештырылды.

“Гөлчәчәк” балалар бакчасында татар телендә, татар телен саклауга һәм аны яратуга багышланган чаралар гел уздырылып тора. Үсеп килүче буын үз телен онытмасын өчен балалар бакчасыннан ук туган телдә аралашу мәҗбүри. Шуңа күрә бакчада балалар үзара татарча сөйләшә, ана телебездә күп кенә бәйрәмнәр үтә. Халыкара туган тел бәйрәмендә дә балалар бик теләп катнаштылар. Җырладылар, милли биюләр башкардылар, тел турында мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр. Нәни балалар бөек шагыйрь Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм А.Алишның “Куян кызы” әкиятен чын артистларча сәхнәләштерделәр.

Район мәгариф идарәсе начальнигы И.Хәсәнов катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм туган телнең кадерен белергә, аны яратырга, аның турында кайгыртырга кирәклеге турында искәртте.

Балаларның чыгышларын карап утырганда, биредәге татар мөхитенең, милли рухның хөкем сөрүенә сокланасың. Төркемнәрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган почмаклар урын алган, балалар бакчасында шулай ук музей да булдырылган.

Әлеге матур чара халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*