tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура президиумы утырышында яңгыраган тәкъдимнәр
Милли Шура президиумы утырышында яңгыраган тәкъдимнәр

Милли Шура президиумы утырышында яңгыраган тәкъдимнәр

Кичә, 7 февраль көнне,  Казанда  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиумы утырышы үтте. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе  Ринат Закиров, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Ульяновск өлкәсенең “Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, “Гэксар” электротехник заводының генераль директоры Эдуард Ганиев,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина, Чувашия  Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов һ.б. катнашты.

Утырыш кысаларында, көн үзәгенә чыгарылган мәсьәләләрдән тыш, катнашучылардан бер төркем мәсьәләләр дә яңгырады.

“Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов балаларны авыл тормышы белән таныштыру өчен  Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында лагерь оештыру мәсьәләсендә ярдәм итүне сорады. “Бездә “Сәләт” лагере уза. Әмма бу бөтенләй башка юнәлеш. Бөтен бала да сәләтле булып бетә алмый, кемдер безне ашатырга да тиеш. Шуңа күрә балаларны авыл белән таныштыру, аларны бирегә тарту өчен мондый лагерь да кирәк.

“Безнең шәһәр балалары икмәкнең кайда үскәнен дә белми. Авылныкы да белеп бетерми әле аның. Алар әйтәләр магазинда үсә дип. Алар ничек сыер савыла, ничек каймак ясала, ничек икмәк үсә – боларның берсен дә белмиләр. Минем тәкъдимем Ык буендагы 14 районнан бер 100ләп баланы җыеп, аларны фермерлык эшчәнлегенә өйрәтү”, – диде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чиктә урнашкан татар авыллары берләшеп эшләргә, дус яшәргә тиешлегенә басым ясады.

“Бер якта Башкортстан, икенче якта – Оренбург, Чувашстан, Самара, Удмуртия, Киров өлкәләре. Әгәр әлеге төбәкләрдәге татарлар, республиканың чикләрендә урнашкан татар авыллары дус булып яшиләр икән, без “Татарстан чиксез” дип әйтә алабыз. Бергә бәйрәмнәр үткәрергә, аларда балалар һәм гаилә белән катнашырга мөмкин. Без монда гына түгел, читтә дә бердәм булырга тиеш, – диде Милли Шура рәисе.

Лагерь оештыру идеясен дә Васил Шәйхразиев хуплады. Бу мәсьәләне карап бетерергә кирәклеген әйтте.

“Мондый аграр юнәлешле лагерь оештыру бик яхшы башлангыч булыр иде. Әгәр дә балаларны яшәтергә урын бар икән, нигә оештырмаска, балалар ялын оештыру өчен бюджеттан акчалар бүлеп бирелә. Бер генә мәсьәлә – моны Роспотребнадзор белән килештерергә кирәк”, – диде Милли шура рәисе.

“Татар кызы” бәйгесен үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелде. Васил Шәйхразиев Россиянең барлык төбәкләре дә конкурсантлар әзерләргә тиеш, дип белдерде.

“Былтыр “Татар кызы” бәйгесен Уфада уздырдык. Бөтен автономия җитәкчеләренә, шушы бәйгегә үзебезнең кызларны әзерләргә дип, хатлар җибәрелде. Бөтен нәрсә татар телендә бара торган чара бу. Татар хатын-кызлары һәрвакытта чиста, пөхтә, гаиләле дә булган. Бөтен асыл сыйфатлар хас булган аларга. 90-60-90 параметрларына ия булганнарны түгел, ә “Татар кызы” аша нәкъ менә татар хатын-кызының пөхтәлеген күрсәтәбез. Бөтен автономия җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез: кызларны табып әзерләргә, бәйгеләрдә катнаштырырга. Безнең максат Россиянең 85 төбәгендә дә шушындый бәйгеләр оештыру”, – диде Васил Шәйхразиев.

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев 2019 елда Бөтенроссия Сабан туен Самара өлкәсе Камышлы районында уздырырга тәкъдим итте. Васил Шәйхразиев бу тәкъдим буенча губернатор белән очрашырга вәгъдә итте.

Ул быел 7 июльдә федераль Сабан туе Чабаксарда, 14 июльдә Бөтенроссия авыл сабан туе Курган өлкәсендә узачагын искәртте. “Сабан туе матур узарга тиеш. Җәйнең уртасы, бик матур итеп әзерләнеп үткәрергә кирәк. Безнең Президент та, Чабаксарның башлыгы да бу карарны хуплап кабул иттеләр”, – диде.

2020 елда исә федераль Сабан туе Казанда узачак.

“2020 елда ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә федераль Сабан туен Казанда уздарачакбыз”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*