tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Даян Мурзин каберенә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Даян Мурзин каберенә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Даян Мурзин каберенә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасында.

Көннең беренче яртысында ТР Вице-премьеры Уфа районының Михайловка авылындагы Көньяк зиратында булды. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 15 шәһәренең почетлы гражданины, данлыклы “кара генерал” Даян Баян улы Мурзин кабере урнашкан.

  • Даян Мурзин 1921 елда Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Сугышта Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә. Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар.

Чәчәкләр салу тантанасында Даян Мурзинның кызы һәм оныгы да катнашкан. Әңгәмә барышында герой исемен мәңгеләштерү, юбилей уңаеннан нинди чаралар үткәреп булу турында фикер алышынды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*