tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Милли шура рәисе Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Милли шура рәисе Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә. Васил Шәйхразиевның көн тәртибендәге беренче очрашуы Россия Федерациясенең Франциядәге сәүдә вәкиле Александр Туров белән булды. Алга таба Милли шура рәисе Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Франциядәге татарлар белән очрашу Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиллегендә узды. Васил Шәйхразиев җыелган милләттәшләребезне Татарстан исеменнән сәламләде, шулай ук Финляндиядәге татарларның да сәламен җиткерде (исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә В.Г.Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Финляндиядә булды). Очрашуда Франциядәге сәүдә вәкиле Александр Туров та катнашты.  “Без монда затлы кунакларны кабул итәбез. Татар халкы булдыклы халык. Сез үз гореф-гадәтләрегезне дә саклыйсыз, башка милләтләрнекен дә хөрмәт итәсез. Эшмәкәрлек өлкәсендә дә сез булдырасыз. Без Татар конгрессы , Франциядәге татар оешмасы белән дә бергә эшләргә бик шат. Рәхмәт һәм  уңышлар сезгә”, –  диде Франциядәге сәүдә вәкиле.

Васил Шәйхразиев үз чыгышында җыелган милләттәшләребезгә Милли шура  оешмасы, аның якын вакыт аралыгында башкарачак эшләре турында сөйләде, планнары белән бүлеште. Асылда сүз Сабантуйлар, июль аенда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, августта уздырылачак Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Европа татарлары альянсы эшчәнлегенә, Венгриядә узган  «Татар кызы» беренче Европа бәйгесе һәм башка чаралар турында булды. Васил Шәйхразиев бирегә җыелган татарларга милли тормышта актив катнашканнары өчен рәхмәтләр җиткерде.

«Франция-Татарстан йорты» ассоциациясенең рәис урынбасары Әлфия Айзатова үз чыгышында Франциядәге татарлар тарихына тукталды, Франциядә узган Европа татарлары Альянсы җыелышы турында да әйтте.  Үзләре тарафыннан оештырылган һәм Франциянең башка шәһәрләрендә узган милли чаралар турында сөйләде. Туган тел, татар теленең сакланмавына нык борчылуын белдерде. Шулай ук Әлфия Айзатова Франциядә яшәүче башка милләтләргә дә халкыбызның милли ризыкларын, киемнәрен таныту кирәклеге турында да ассызыклады. “Татар телен өйрәнү буенча дәреслекләребез дә бар. Конгресска рәхмәт. Алар безгә татар телле китаплар да җибәрәләр. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә җавапсыз калдырмыйлар. Рәхмәт сезгә”, – диде «Франция-Татарстан йорты» рәисе урынбасары.

Васил Шәйхразиев татар телле дәреслекләр һәм китаплар белән генә чикләнмичә интернеттагы “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмендә дә татар телен өйрәнергә чакырды.

– Туган тел ана теле. Без аны, һичшиксез, белергә тиешбез. 7 буын бабаларыбызны белү мөһим. Буыннар чылбыры дәвамлы булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.

Идеологик перспективалар ассоциациясе җитәкчесе Луиза Бохараева татар мәдәниятен башка милләтләргә җиткерүе турында сөйләде, Равил Бухараев иҗатына тукталды.

Очрашуда шулай ук танылган опера җырчысы Тимур Абдикеев та катнашты. Ул җыелган кунакларны скульптор Әлфиз Сабировның Парижда 3 май көнне ачылган күргәзмәсенә чакырып калды.

Иң соңыннан Франция татарлары Васил Шәйхразиев белән истәлеккә фотога төштеләр

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*