tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Идрис Газиевны юбилее белән котлады
Милли шура рәисе Идрис Газиевны юбилее белән котлады

Милли шура рәисе Идрис Газиевны юбилее белән котлады

Хөрмәтле Идрис Мөдәрис улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз – 60 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәм. Сез Татарстан һәм Башкортстан арасындагы моң күпере – дәрәҗәле исемнәрегез шуның ачык мисалы булып тора. Репертуарыгыздагы төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре булу сезнең югары талантыгыз турында сөйли.

Юбилеегыз уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары телим. Киләчәктә дә үзегезнең җырларыгыз белән халкыбызны сөендереп яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*