tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе ишан Хәбибулла Хансаваров каберендә булды
Милли шура рәисе ишан Хәбибулла Хансаваров каберендә булды

Милли шура рәисе ишан Хәбибулла Хансаваров каберендә булды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Яңа Зимницы авылындагы тарихи һәйкәл – ишан Хәбибулла Хансаваров каберендә булды. Зияратта аңлатып йөрүче – Самара җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, тумышы белән шушы төбәктән булган һәм ишан хәзрәт турында китаплар язган Иршат хәзрәт Сафин.

Ишан Хәбибулла Хансаваров (1805-1897) – танылган суфый остаз, Саратов Губерниясенең Яңа Зимницы авылында туган. Сәләтле малай башта туган авылы мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Моның белән чикләнмичә, ул Чистай мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. 7 елдан туган авылына кайтып,  Хәбибулла хәзрәт иман булып сайлана. Бу вазыйфасы белән бергә ул мөселман балаларын укыта башлый. Берникадәр вакыттан ул белем бирүне яхшырту өчен мәдрәсәне киңәйтә. Шул рәвешле “Хәбибулла хәзрәт мәдрәсәсе” барлыкка килә. Соңрак ул “Хансаваровлар мәдрәсәсе”нә әверелә. Мәдрәсә абруй казана. Әмма Хәбибулла хәзрәт мәдрәсәдә укытып һәм мәчет белән идарә итеп кенә калмыйча үз белемнәрен үстерә, китаплар күчереп яза, суфыйчылык трактатларына гарәп телендә комментарийлар яза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*