tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе конгрессның Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды
Милли Шура рәисе конгрессның Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды

Милли Шура рәисе конгрессның Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды.

Милли Шура рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге  Аппарат хезмәткәрләрен соңгы көннәрдә үзе катнашкан  эшлекле сәфәрләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды (сүз Иркутск өлкәсе, Казахстан Республикасы, Алтай крае, Сахалин өлкәләренә эш сәфәрләре турында бара). Шулай ук җыелышта  чит илләрдәге һәм регионнардагы татар оешмалары белән ике яклы хезмәттәшлек бәйләнешен тагын да ныгытырга һәм оператив мәгълүмат алмашын булдыруны җайга салырга кирәклеге турында да сүз кузгатылды. Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппаратында структур үзгәрешләр һәм кадрлар кыскартулар булмаячагын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*