tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Южно-Сахалинск шәһәрендә татар эшмәкәрләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Южно-Сахалинск шәһәрендә татар эшмәкәрләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Южно-Сахалинск шәһәрендә татар эшмәкәрләре белән очрашты

Сахалин өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре ачылышы тантанасыннан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар эшмәкәрләре белән дә очрашты.

Милли Шура рәисе түгәрәк өстәл янына җыелучыларга  сәламнәрен җиткерде. Татар эшмәкәрләренә үз төбәкләрендә үткәрелүче милли чараларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерә. Үз акчаларыгызны тотудан тыш, грантларда да актив катнашыгыз, диде. Шулай ук кайбер эшмәкәрләргә  милли оешмаларда җитәкче булырга киңәш итте.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республикада оештырылучы чаралар хакында да сөйләде. Васил Шәйхразиев “Әлеге дата уңаеннан чыгарылган логотипны сез дә үзегездә җитештерелгән товарларга куя аласыз,”-диде.

Милли Шура рәисе очрашуда татар эшмәкәрләренең сорауларына да җавап бирә. Оешма җитәкчеләре булып эшләүче эшмәкәрләр телне, мәдәниятне белгән кешеләр бик аз булуын, дин әһелләре җитешмәвен әйтә. Хезмәт хакы түләргә теләсәк тә, Татарстаннан белгечләр китерә алмыйбыз, диләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*