tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия авыл Сабантуе мәйданының әзерлек дәрәҗәсе белән танышты
Милли Шура рәисе Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия авыл Сабантуе мәйданының әзерлек дәрәҗәсе белән танышты

Милли Шура рәисе Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия авыл Сабантуе мәйданының әзерлек дәрәҗәсе белән танышты

Агымдагы елның 14 июлендә Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабантуе үтәчәк. Сабан туенда Россиянең 21 төбәгеннән 500 дән артык делегат катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Сабантуй узачак мәйданда әзерлек эшләре белән танышты.

Россия авыллары Сабантуеның рәсми ачылышы иртәгә булса да, инде бүген Сабантуй кысаларында чаралар башланды. Бүген кич Курган өлкәсенең Щучан районы Чумләк авылында Курган өлкәсе һәм Татарстан республикасы сәнгать әһелләренең концерты үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*