tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Кыргызстанда “Асыл бала” үзәге белән танышты
Милли шура рәисе Кыргызстанда “Асыл бала” үзәге белән танышты

Милли шура рәисе Кыргызстанда “Асыл бала” үзәге белән танышты

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев берникадәр вакытка тукталып торган эшлекле сәфәрләрен дәвам итеп, бүген Кыргызстан Республикасына килде.

Васил Шәйхразиев программасында беренче танышу объектлары  “Каюм Насыри” сыйныфы һәм “Асыл бала” белем бирү үзәге булды. Милли шура рәисен “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге президенты Гөлсинә Үлмәскулова озатып йөри. Васил Шәйхразиевка үзәкне күрсәттеләр, аның эшчәнлеге  белән таныштырдылар.  Аралашу вакытында татар телен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*