tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт – Петербургта Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада кызы Люция Мусеевна, скульптор сынчы Әхнәф Зыякаев һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Бүген Россиянең Санкт-Петрбург шәһәрендә Татарстан көне уңаеннан тантаналы чара уза. Республика көне программасы кысаларында «Тукай энциклопедиясе», «Армия генералы Мәхмүт Гәрәев» китаплары тәкъдим ителәчәк, Татарстан һәм Санкт-Петербург артистлары катнашында концерт үтәчәк.

Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гаван урамнары кисешкән скверда урнашкан. Шагыйрьнең сынын скульптор Әхнәф Зыякаев иҗат иткән. Һәйкәлне 2011 елның 19 маенда ачу тантанасында Президент Рөстам Миннеханов катнашкан иде.

  • Төньяк башкалада Муса Җәлил һәйкәле урнаштырылу очраклы хәл түгел. Бөек Ватан сугышы барышында шагыйрь, өлкән политҗитәкче һәм “Отвага” газетасы хәбәрчесе буларак, Ленинград һәм Волхов фронтында көрәшә. 1942 елда яраланып тоткынлыкка эләгә. Әмма тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшне туктатмый. Яшерен татар оешмасы “Идел-Урал” легионы әгъзасы буларак зур эш алып бара. 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлилне башка көрәштәшләре белән бергә гильотинада үлем җәзасына хөкем итәләр.
  • Һәйкәлгә “Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә”, дип язылган һәм шигырь юллары урын алган:

Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрек тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен.
Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз –
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл:
Теләсәләр асарлар, без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*