tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Нижневартовск шәһәре башлыгы белән очрашты
Милли Шура рәисе Нижневартовск шәһәре башлыгы белән очрашты

Милли Шура рәисе Нижневартовск шәһәре башлыгы белән очрашты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов белән очрашты. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Нижневартовскида 270 мең кеше гомер итә, шуларның 40 мең тирәсе татар.

Васил Шәйхразиев агымдагы елның зур мөһим даталарга бай булуын искәртеп узды. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Халык санын исәпкә алу – боларның барысы да иң югары дәрәҗәдә уздырылырга тиешлеге ассызыкланды.

Милли шура рәисе Василий Тихоновка Нижневартовскида яшәүче милләттәшләребезгә хакимият вәкилләре тарафыннан күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәһәрдә яңа мәчет төзелеше алып барылуы зур сөенеч булуын билгеләде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук очрашу барышында Татарстан һәм ХМАО-Югра  арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, хезмәттәшлек итү турында сөйләшү булды. 2021 елда Нижневартовскида Федераль сабантуй уздыру мәсьәләләре дә каралды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә сәфәре дәвам итә.Бүген ул эшлекле сәфәр белән Нижневартовск шәһәрендә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*