tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Сахалин өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты
Милли Шура рәисе Сахалин өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Милли Шура рәисе Сахалин өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Бүген Южно-Сахалинск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Сахалин өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Будкин белән очрашты.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Сахалин өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе попечительләр советы рәисе Эльмир Вәлитов, “Сахалин татарларының милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Динур Шәймәрданов һәм Сахалин өләксе хакимияте вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында берничә мәсьәлә күтәрелде. Хакимият тарафыннан Сахалин өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенә аерым бүлмә бирүне сорап сүз булды. Әйтергә кирәк, 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр автономия үз хисабына бүлмә арендалап тора. Шулай ук җитәкчелек Сахалин өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе белән өлкәнең Мәдәният министрлыгын чираттагы Сабантуйны оештыруда  бер-берләрен аңлап, хезмәттәшлеккә чакырдылар.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсе дә күтәрелде. Бүгенге көндә һәйкәл әзер, якын киләчәктә Сахалинда төзеләчәк”Дуслык аллеясы”нда Тукай һәйкәле урнаштырылачагын искәрттеләр. Әлеге аллеяда төрле халыкларның бөек шәхесләре урын алачак дип ышандырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*