tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Спартак” халык иҗаты йортында
Милли Шура рәисе “Спартак” халык иҗаты йортында

Милли Шура рәисе “Спартак” халык иҗаты йортында

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Ижауга эшлекле сәфәр кысаларында “Спартак” халык иҗаты йортына килде. Төрле милләтләр иҗади һәм фольклор коллективлары шөгыльләнгән, шулай ук балалар, яшьләр һәм ветераннарның бию түгәрәкләре эшләгән үзәктә Васил Шәйхразиевны җырлап каршы алдылар. Татарстан кунаклары алдында удмурт, татар, рус коллективлары чыгыш ясады.

Элеккеге “Спартак” кинотеатры бинасы 1939 елда төзелгән. Узган елда Удмуртия Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау буенча агентлык боерыгы белән  ул мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Хәзерге вакытта бу бинага капиталь төзекләндерү таләп ителә.  Ремонтка чыгымнар суммасы 20-30 миллион сум дип бәяләнә.

Ремонттан соң татар иҗтимагый оешмалары “Спартак” халык иҗаты йортының исемен “Татар мәдәнияте үзәге” дип үзгәртү тәкъдиме белән чыккан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*