tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Тампере татарлары белән очрашты
Милли Шура рәисе Тампере татарлары белән очрашты

Милли Шура рәисе Тампере татарлары белән очрашты

Финляндиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Тампере шәһәрендә татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Искәртеп узабыз, иртән Васил Шәйхразиев Хельсинкида бер төркем очрашулар уздырган иде инде. Исламия  җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин һәм элеккеге җитөкчесе Атик Али  белән аралашты. Финляндиядә яшәүче татарларның Исламия җәмгыятендә озак еллар җитөкче булып эшләгән шәхес, галим,   Хельсинки университеты мөгаллиме Окан Дахер белән дә очрашып сөйләште.

Тампере шәһәрендә татарлар белән очрашу барышында шулай ук читтә яшәүче татарларга телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, бу мөһим эштә аларга ярдәм итү турында сүз барды.

Финляндия территориясендә татарлар 200гә якын ел элек барлыкка килә. 1809 елда рус-швед мугышы нәтиҗәсендә Финляндия Россия Империясенә кушыла. Россия армиясенең хәрби гарнизоннарына Аланд утрауларында һзм Хельсинки янындагы утрауларда хәрби корылмалар төзү өчен татарлар юнәлтелә.

Финляндиягә татарлар күченүе 1870 елдан алып 1920 еллар уртасына кадәр бары тик Идел буе авылларыннан гына монда алданрак урнашкан кешеләрнең туганнары килүе хисабына гына бара. Нәкъ шуңа хәзер дә Финляндия татарлары бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. 18070 елда Хельсинкида 46 татар исәпләнгән. Нигездә бу мех, күн, тукыма һәм кием-салым белән сату иткән сәүдәгәрләр була.  

Хәзерге вакытта Финляндиядә 950гә якын татар яши. Күпчелеге Хельсинкида гомер итә, калганнары Тампере, Турку, Котка, Раума, Васса һәм Ярвинпаада яши.

Фин татарлары милли тарих, мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрне ипләп саклый. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европа милли азчылыклары телләре рәсми исемлегенә кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*