tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең эшчәнлеге белән танышты
Милли шура рәисе Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең эшчәнлеге белән танышты

Милли шура рәисе Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил ШәйхрәзиевТөмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге белән танышты. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Васил Шәйхразиев эш визиты белән Төмән өлкәсендә.

Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге шәһәр уртасында Зареки районында (Татар – Бохара бистәсе) урнашкан. 1889 елда I гильдия сәүдәгәре, шәһәр башлыгы Филимон Степанович Колмагоров тарафыннан төзелгән татар мәдәнияте үзәге бинасы каланың архитектура һәйкәле булып санала.

XX гасыр башында 1920 елда биредә беренче эшче-яшүсмерләр клубы ачылган. Соңрак бу бинада мех фабрикасы клубы эшли, ә 2000 елдан монда “Татар мәдәнияте үзәге” урнаша.

15 ел дәвамында Төмән татар мәдәнияте үзәге халык иҗатын саклап калу һәм үстерү, патриотик тәрбия бирү эшендә эшчәнлек алып бара. Учреждениедә төрле жанрдагы барлык яшь категорияләре өчен 17 клуб оешмасы эшли: фольклор, вокал-хор юнәлеше, эстрада вокал, хореография, театр студияләре, инструменталь башкару, гамәли халык иҗаты, спорт секциясе, кызыксыну клублары, мәгариф-үсеш юнәлеше;

Мәдәни-ял эшчәнлеге – традицион милли, халык, календарь һәм дәүләт бәйрәмнәре, төрле конкурслар һәм фестивальләр, бәйрәм-күңел ачу, концерт программалары, театральләштерелгән-уен программалары, экскурсияләр, акцияләр, спектакльләр һәм башка чаралар оештырыла һәм үткәрелеп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*