tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Томск өлкәсенең эчке сәясәт буенча Губернатор урынбасары белән очрашты
Милли шура рәисе Томск өлкәсенең эчке сәясәт буенча Губернатор урынбасары белән очрашты

Милли шура рәисе Томск өлкәсенең эчке сәясәт буенча Губернатор урынбасары белән очрашты

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Томск өлкәсенең эчке сәясәт буенча Губернатор урынбасары Сергей Ильиных белән очрашты. Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев Себер федераль округында эшлекле сәфәрдә. Кичә Милли шура рәисе Томск өлкәсе татар оешмалары активы һәм Себер федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Аннары биредә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде.

Сергей Ильиных белән рәсми очрашу барышында Васил Шәйхразиев Томск өлкәсе татар оешмаларының теләкләрен җиткерде. Алар Томск шәһәрендәге Сабантуй өлкәкүләм чаралар исемлегенә кертүне сораган. Шулай ук Милли Шура рәисе Томск хакимиятенә кичә Томск каласында оештырылган чараларны үткәрүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Очрашуда Томск өлкәсе хакимиятенең Эчке сәясәт комитеты рәисе А.С.Ульянов, Томск шәһәре милли-мәдәни мохтарият рәисе М.В.Хөснетдинов, Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәге директоры Ш.К.Халитов катнашуын искәртеп узды һәм аларның барысына да мондый игътибар өчен рәхмәтле булуын белдерде.

С.Ильиных үз чиратында Томск өлкәсендә гомер иткән татар халкына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте. Республиканы күп яктан үзләре өчен үрнәк буларак күрүләрен җиткерде.

Очрашуны тәмамлап, Васил Шәйхразиев Сергей Ильиныхка Татарстаннан истәлекле бүләк тапшырды.

Бу рәсми очрашу Милли шура рәисенең Томскка эш сәфәрен йомгаклый. Бүген ул Новосибирск шәһәренә юл ала. Анда быел Новосибирскта узачак Федераль Сабантуйга әзерлек мәсьәләләре каралачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*