tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Уфада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Уфада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Уфада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең яңа ачылган офисына җыелды.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне Россия федераль округларында татарлар белән булып узган очрашулар, ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы барышы белән таныштырды. Калининградта үткән чараларга аерым тукталды. Исегезгә төшерәбез, бирегә Татарстан делегациясе фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим һәлак булган көндә, 19 нчы февральдә килде. Милли Шура рәисе татар шагыйрен хөрмәтләп оештырылган чараларда катнашты.

“Мәскәүдә һәм Башкортстанда татарлар күп яши. Шуңа без уйлаштык та, аларда эстафетаны аерым уздырырга булдык,”- дип белдерде Васил Шәйхразыев.  Ул түгәрәк өстәл янына җыелучыларга Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы мөһим чаралар хакында да сөйләде. Бу – “Татар кызы”, “Җәлил укулары” бәйгеләре, “Татарча диктант” акциясе, “Татарча КВН” һәм “Татар моңы” конкурсы. “Татарча диктант” акциясендә актив булырга чакырды. “Татарча КВН” эшчәнлеген үстерү кирәклеген искәртте.

“”Татар моңы” конкурсын югары дәрәҗәдә оештыру шулай ук безнең бурыч. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров вафат булганнан соң, бу конкурска аның исеме бирелде. “Татар моңы”н без дәрәҗәле итеп, дөнья күләмендә Илһам моңы итеп ясарга тиеш,”- дип диде. Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыру комитеты җитәкчесе итеп Васил Шәйхразыев билгеләнде.

Милли Шура рәисе татар конгрессы алдында торган планнар хакында да сөйләде. Бу – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Бөтенроссия халык санын исәпкә алу, 30 август – Республика көне. Шулай ук быел 28 нче августта Казанда милләт җыенын уздыру да планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе 11-12 нче март көннәрендә Башкортстанда эш сәфәре белән. Бүген биредә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасы узачак.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*