tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Белем көне белән котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Белем көне белән котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Белем көне белән котлавы

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихластан котлыйм! Бу көн – тәүге тапкыр беренче кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф балалары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп вә борчылып мәктәп бусагасына балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

«Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», –  ди татар халык мәкале. Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы, белемгә тартылуы белән аерылып торган.

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен.

 

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*