tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Сабантуй бәйрәме белән котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле сабантуй кунаклары!

Дөньяның татарлар яшәгән кайсы почмагын гына алсак та, милләттәшләребез өчен иң көтеп алынган бәйрәм ул – әлбәттә, Сабан туе. Елдан-ел милли бәйрәмебезнең географиясе дә киңәя, катнашучылар саны да арта. Бу безнең өчен зур сөенеч. Милли бәйрәмебез төрле милләт, төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыеп, татар халкының гореф-гадәтләре, йола-уеннары, җыр-биюләре белән таныштыра. Татарстан Президентының, чит илләр, Россия төбәкләре җитәкчелегенең, әлеге бәйрәмгә хәер-хаклы булуы безнең алда зур юллар ача. Федераль Сабантуй, Бөтенроссия авыл Сабан туе, Европа Сабан туе, Ык буе авыллары Сабан туе – болар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы белән тормышка ашырылган чараларның берничәсе генә. Һәм алар чын мәгънәсендә Сабантуйның абруен да, данын да арттырдылар, халкыбызны берләштерүдә зур роль башкардылар.

Кадерле сабантуй кунаклары һәм оештыручылар! Барыгызны да милли бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Сабантуй туганнар һәм дусларыбызның бергә җыелу урыны да, халкыбызның бердәмлеген, тарихын һәм мәдәниятен күрсәтү мәйданы да булып тора. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм имин көннәр телим. Сабантуй онытылмаслык гүзәл хатирәләр белән безнең күңелләребездә калсын, барлык катнашучыларга да бәхетле мизгелләр бүләк итсен.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                             В.Г. Шәйхразиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*