tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Яңа ел белән котлавы
Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Яңа ел белән котлавы

Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Яңа ел белән котлавы

Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2020нче ел белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез.

Узып баручы 2019 елның табышлары да, югалтулары да булды. Ел әйләнәсендә Бөтендөнья Татар конгрессы милләттәшләребезнең шатлыгын да бүлеште, кайгысын да уртаклашты, халкыбызны берләштерү эшендә яктыртып торучы маяк булды. Узып баручы ел дәүләтчелегебез тарихына кагылышлы даталарга бай булды – без Алтын Урда дәүләте төзелүнең
750 еллыгын һәм Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикә тууының 500 еллыгын билгеләп уздык.

Яңа 2020 елда безне Россия һәм Республикакүләм зур чаралар көтә. Беренче чиратта бу ТАССР төзелүенең 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Бөтенроссия халык санын исәпкә алу кебек зур вакыйгалар. Без әлеге эшләрнең башында торырга тиешбез,  шуңа күрә үзебезнең активлыкны күрсәтеп, бердәм булуыбыз зарур.

Кадерле дуслар, барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр телим.  Язучыбыз Туфан Миңнуллин әйткәнчә, Бәхетләрнең искесе дә ярый, Яңа ел яңа кайгылар алып килмәсен. Шат елмаюлар, күңел көрлеге белән дуслыкта-татулыкта бергәләшеп күп еллар халкыбыз өчен эшләргә язсын! Яңа еллар белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*