tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Бөек Җиңү көне уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Бөек Җиңү көне уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Бөек Җиңү көне уңаеннан котлавы

 Кадерле сугыш һәм хезмәт фронты ветераннары!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Җиңү көне – 9 май бәйрәме белән тәбрик итәм.

Быел илебез фашист юлбасарларын җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Вакытлар узса да, ветераннарыбызның батырлыклары онытылмый: алар һәрвакыт безнең хәтердә һәм күңелләребездә саклана.

Сугыш афәте һәр гаиләгә, һәр өйгә керде. Уртак дошманга каршы барлык милләтләр дә бер йодрык булып, илебез өчен аяусыз көрәштеләр. Әлеге каһарманнар арасында татар халкының куркусыз кыз-уллары да бихисап күп. Аларның батырлыклары безнең өчен кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге булып торалар.

Кадерле батырларыбыз, сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхеттә яшәгез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Ветераннарыбыз даны мәңгелек!

 Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                             В.Г.
Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*