tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә китте. Биредә ул татар мәдәни үзәге белән танышачак. Шулай ук шәһәрдәге “Гайшә” мәчетенә бару да планлаштырылган.

Визит барышында рәсми очрашулар да каралган. Милли шура рәисен Мари Эл республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, республика башлыгы администрациясе җитәкчесе А. Сметанин кабул итәргә тиеш. Шулай ук генерал-майор, 14 нче Киев-Житомир ракета дивизиясе командиры В.Тарасов белән очрашу булачак.

Васил Шәйхразиев Мари Эл, Чувашия республикалары, Киров, Нижгар өлкәләре иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә күрешә. Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясаячаклар. Шулай ук татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә танышу планлаштырыла.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*