tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән эшлекле иртәнге аш
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән эшлекле иртәнге аш

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән эшлекле иртәнге аш

13 февраль көнне Казанда «Уникс» концертлар залында чит төбәкләрдән һәм чит илләрдән укырга килгән милләттәш-студентлар очрашуы узды. Чара вакытында интерактив уеннар оештырылды. Татарстан тарихы белән бәйле сорауга иң җитезләрдән булып КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы 2нче курс студенты Мансур Ибраһимов җиңү яулады.

Бүләкләрнең берсе буларак – ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән эшлекле иртәнге аш иде.

Бүген Мансур Ибраһимов, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Мөслимова Ленария белән иртәнге ашта катнашты.

Очрашуда хәзерге яшьләрнең нинди өлкәләр белән кызыксынулары, үсеш мәйданчыклары, яшьләрне милли проектларга җәлеп итү турында фикерләр алышынды.

“Очрашу матур гына үтте. Мин үзем өчен Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән якынрак таныштым. Васил Габтелгаязович белән аралашуда, үземнең сәләтләремне үстерер өчен, туган телемне укыту буенча яңа фикерләрне, методикаларны булдырырга мотивация булды. Алга таба яшьләр форумы проектларында катнашырга телим. Васил Габтелгаязович миңа яңалыкка ачык булуы белән ошады”, – дип бүлеште Мансур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*