tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Владивостокка килде
Милли Шура рәисе Владивостокка килде

Милли Шура рәисе Владивостокка килде

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Приморье краена кылган эш сәфәре кысаларында иртән җирле “Туган ил” Төбәк татар һәм башкорт оешмасы һәм Владивосток шәһәре “Дуслык” татар-башкорт оешмасы әгьзалары белән очрашты.

Аннан сон Владивостокта төзеләчәк мәчет урынын зиярәт итте, бүгенге көнгә кадәр эшләнгән эшләр турында Приморье крае “Туган ил” Төбәк татар һәм башкорт оешмасы рәисе, Артем шәһәренен “Ислам” дини оешмасы җитәкчесе Р.М. Килмөхәммәтовтан мәгьлүмат алды.

Мәчет төзеләчәк урынны барып караганнан соң, Васил Шәйхразиев Владивосток мөселманнарының гыйбадәт кылу урынына юл тотты. Шәһәрдә хәзергә мәчет юк. Шуңа да мөселманнар озак еллардан бирле күп фатыйрлы йортның беренче катын алып торган гыйбадәтханәгә җыела. Милли Шура рәисе Владивосток шәһәре “Ислам” мөселман дини оешмасы вәкилләре белән очрашып сөйләште, аларны борчыган мәсъәләләрне тыңлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*