tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Йошкар-Ола шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты
Милли Шура рәисе Йошкар-Ола шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Милли Шура рәисе Йошкар-Ола шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары , Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Мари Эл республикасында. Йошкар-Ола шәһәрендә аны милләттәшләребез чәк-чәкләр белән каршы алды.

Васил Шәйхразиев үз визитын Йошкар-Оладагы татар мәдәнияте үзәге белән танышудан башлады. Үзәк 1997 нче елда ачылган. Хәзерге вакытта биредә татар телен, тарихын өйрәнү буенча курслар эшли. Гарәп теле һәм Коръән нигезләрен өйрәтәләр. 15 ләп үзешчән сәнгать түгәрәкләре, көрәш, айкидо, нәфис гимнастика кебек спорт секцияләре бар. Анда татар балалары, яшьләр шөгыльләнә.

Үзешчән сәнгать коллективлары төрле конкурсларда лауреат исемнәре ала. Татар мәдәнияте үзәгендә “Хыял” ветераннар клубы, “Мөслимә” хатын-кызлары, туган якны  өйрәнү клублары да эшли. Васил Шәйхразиев алар эшчәнлеге белән дә танышты. Милли Шура рәисе очрашу ахырында үзәккә конгрессның истәлекле бүләген тапшыра.

Белешмә өчен: Мари Эл республикасында  38357 милләттәшебез яши. Татарлар күпләп гомер итә торган 36 торак пункты бар. Татар авылларында 12 клуб һәм мәдәният йорты эшли, 19 мәктәптә татар теле дәресләре укытыла. Татарларның Мари Элдәге төбәк милли-мәдәни автономиясе Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул 2005 нче елның 4 нче маенда оешкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*