tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган түгәрәк өстәл уздырды
Милли шура татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган түгәрәк өстәл уздырды

Милли шура татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган түгәрәк өстәл уздырды

28-30 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы үтә. Бүген чарада катнашучылар Татарстан башкаласында җыелды.

Киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы, Россия һәм чит илләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре катнашында стратегик документны төзү буенча эшче төркем утырышы узды.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган сөйләшүдә Римзил Вәлиев 30 нигездән торган стратегик документка нигезләмә тәкъдим итте. Анда татар мәгарифе, татар теле мохите, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, яшьләрне тәрбияләүдә татар гаиләсенең роле, массакүләм мәгълүмат чараларының роле һәм башка темаларга багышлаган темалар яктыртылды. Римзил Вәлиев сүзләренә караганда, әлеге аспектларны әзерләгәндә иң мөһим һәм иң авыр сорау – “татар телен белмәгән, рус телле татарлар белән нишләргә?” дигән сорау калкып чыга. Әлеге тема бөтенләй башка яктан якын килүне таләп итә, дип белдерде ул.

Утырышта чыгыш ясаган тарихчы Дамир Исхаков татар халкы үсеше стратегиясе кирәклеге турында 2002 елда ук билгеле булуы турында сөйләп, стратегик басманың язылу тарихы бик күп еллар алдан барлыкка килүе турында әйтеп узды. Аның фикеренчә, документны әзерләгәндә фикерләрне туплап тора торган үзәк булдыру мөһим.

Мәгълүмат тулыландырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*