tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шураның Киңәйтелгән утырышын үткәрү тәртибе турында фикер алышу
Милли Шураның Киңәйтелгән утырышын үткәрү тәртибе турында фикер алышу

Милли Шураның Киңәйтелгән утырышын үткәрү тәртибе турында фикер алышу

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасынын киңәйтелгән утырышы алдыннан “Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында Милли Шура әгъзаларының эшлекле киңәшмәсе булды.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев оешма әгъзаларына, татар милләтенең иң абруйлы вәкилләре татар милләтенең иң мөһим мәсьәләләрен устав нигезендә тикшерү тәртибе белән таныштырды.

Мили Шура утырышында төбәкләрдә һәм Татарстанда эшләүче татар оешмалары җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр катнашачак. Беренче тапкыр мондый форматта үтүче утырышта БТК ның 2019 елга эш планын тикшерәчәк, татар халкынын үсеш Стратегиясен төзү мәсьәләре каралачак, Татар конгрессына яңа әгъзалар кабул ителәчәк. Тикшерәчәк мәсьәләре буенча резолюция проектына кирәкле тәкдимнәрне иң беренче чиратта Милли Шура әгъзалары кертү күз алдында тотыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*