tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы булды
“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы булды

“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы булды

Татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия форумының пленар утырышының төштән соң булган өлешендә, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Делегатлар аны аягүрә басып сәламләде. Утырыш Коръән уку белән ачылып китте. Шуннан сүз Рөстәм Миңнехановка бирелде. “Форум быел 6 нчы тапкыр уздырыла. Монда мөселманнар гына түгел, безнең дусларыбыз да кунак буларак катнаша. Без монда дини мәсьәләләрне генә түгел, башка сорауларны да карыйбыз. Милләтнең киләчәге, телебез, яшьләребез хакында фикер алышабыз, – диде ул сүзен башлап. Форум дәвамында киләчәк өчен кирәкле документлар кабул ителәчәген искәртте. “Бер- береңне тыңлау – ул бик кирәк әйбер. Хәзерге заманда Ислам динен пычратырга теләүчеләр дә бик күп. Бердәм булып, без моңа каршы торырга тиеш. Исламга карата булган мөнәсәбәтне җитәкчеләр дә күрә, – диде Татарстан лидеры, һәм РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, әлеге юнәлештә эш алып баручы стратегик төркем төзелүен, анда 28 ил вәкиле катнашуын һәм аның белән Рөстәм Миңнеханов үзе җиткәчелек итүен искәртте.

“Без бердәм булсак, фикерләребез дөрес булса, Президент та аларны кабул итәр. Без бу очракта илебезнең нигезе булырга тиеш, һәм шул форумда сөйләшкән фикерләрне “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркеменең эшчәнлегендә файдалану зарур”, – диде Р. Миңнеханов. Чгышының ахырында ул Казанга форумга җыйналучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ахырдан делегатларның кайберләре Рөстәм Миңнеханов кулыннан ТР Президентының Рәхмәт хатларын алды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин чыгышын оештыручыларга рәхмәт әйтүдән башлады. “Биредә сөйләнгән сүзләрне гамәлләр белән ныгытсак, файдасы тагын да зуррак булачак”, – диде ул һәм мөфтиятнең йолалар һәм гореф-гадәтләрне уздыру нигезләмәләрен булдыруын ассызыклап, форумда катнашучыларны аның белән кыскача таныштырды. Ул, шулай ук, “Болгар” ислам комплексында Коръән уку буенча 6 айлык курслар ачылачагы хакында да хәбәр итте. Мөфти Татарстанда дини мәгарифтә ирешкән уңышларга да басым ясады. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин яшьләр белән эшләргә, аларны мәчетләргә җәлеп итәргә, экстремистик юнәлешләрдән сакларга кирәклеген искәртте. Ул, шулай ук, дин әһелләрен бердәм булырга, форум кысаларында гына түгел, ул тәмамлангач та, бер юнәлештә, бердәм булып эшләргә өндәде.

Чарада Россия мөфтиләре шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин, Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Эмирали хәзрәт Аблаев, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмаил хаҗи Бердиев, Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин һ.б. чыгыш ясады. Кырым Республикасы делегатлары Рөстәм Миңнехановка, Камил Сәмигуллинга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка истәлек бүләкләре тапшырылды.

Искәртеп үтәбез: 12-14 июнь көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла. Быелгы чарага Россиянең 63 төбәгеннән 900 дән артык делегат чакырулы иде, шуларның 44 е — хатын-кызлар. Форумда беренче тапкыр Карелия Республикасыннан да делегатлар катнашырга заявка биргән. Шулай ук, Әзәрбәйҗаннан да делегатлар катнаша. БТК БКның Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев хәбәр иткәнчә, форумда катнаша торган иң зур делегацияләр Башкортстан, Чуашстан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Төмәннән килгән. 12 июньдә делегатлар 4 секциягә бүленеп эш алып барды. Алар “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыру программасы, татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге тормыш, мәктәп һәм дин, татар халкында дин һәм милли үзаң мәсьәләләренә багышланган темаларга фикер алышты. Иртәгә форумда катнашучылары Спас районы Болгар шәһәрендә уздырылачак “Изге Болгар җыены”на алып бару ниятләнә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*