tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады
“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

Бүген 12 июнь иртән иртүк “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Бөтендөнья татар конгрессы бинасына җыела башлады. Биредә алар теркәлеп кунакханәләргә урнаштырылалар. Җомга намазыннан соң делегатлар дүрт секциягә бүленеп эшләрен башлап җибәрәчәкләр.

Билгеле булганча, 2015 ел форумына Россиянең 60 лап төбәгеннән 914 делегат киләчәк. Аларның күпчелеге килеп тә җитте.

Килүчеләр арасыннан Ырыынбур делегациясеннән берничә кеше белән сөйләшеп алырга насыйп булды.

Ырынбур өлкәсе Сәрәкташ районы Рәдүт авылы мәчете имам-хатыйбы Галим Солтангильдин Казандагы форумга беренче мәртәбә катнаша. Авыллары – саф татар, 300 ләп хуҗалык, 600 ләп кеше яши. Бер мәхәлләлек бу авылда бер мәчет эшләп килә. Бинасы таш, борынгы, аңа 200 ел тирәсе икән. Заманында манарасын кисеп ташлаган булсалар да, мөмкинлек булуга авыл халкы манар, аны күтәрткән. Кеше күбрәк җомга намазына йөри, күбесенчә яшьләр ди Галим хәзрәт. Вәгазьләр татарча укыла.

Шул ук Сәрәкташ районындагы Биктимер авылы мәчете имам-хатыйбы Галимьян Ишкуватов шулай ук форумга беренче мәртәбә илгән. Борынгы Биктимер авылында бүгенге көндә 110 тирәсе хуҗалык бар. Авыл халкы 2003 елда үзе яңа мәчет салган. Мәчеткә йөрүчеләр саны арта бара, биредә дә дингә күбрәк  яшьләр килә.  Галимьян хәзрәт тә вәгазьләрне татарча укый.

Ә меня Ырынбур өлкәсенең район үзәге булган Әсәкәйдә 2 мәчет эшләп килә. Шуларның берсе – Хәсән хаҗи мәчете. Аның имам-хатыйбы Әхмәдулла хаҗи Хәлимов белән Рауза абыстай да мондый чарага беренче катнашулары икән. Форумга зур өметләр баглыйлар, безнең өчен бәйрәм кебек дип әйтәләр. Әсәкәйдә 20 меңләп кеше яши, шуларның 79% – татарлар. Биредә дә вәгазьләр татарча укыла. Яшьләр күбрәк йөри, әле эзләнәләр, аларны төгәл юлга салу эшен ныклап алып барабыз диде Әхмәдулла хәзрәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*