tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырышның беренче өлеше
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырышның беренче өлеше

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырышның беренче өлеше

20 майда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды.

Иртәннән театр фойесында күргәзмә-сәүдә гөрләде. Милли һәм дин кием, китаплар, сувенирлар, алка-беләзек ише бизәнү әйберләре тәкъдим ителде.

Пленар утырышны Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы Бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Шурасы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин ачып җибәрде һәм алып барды.

Рәфыйк әфәнде сәламләү сүзендә түбәндәге саннар һәм фактлар китерде:

  • форумда РФнең 68 төбәгеннән 916 делегат катнаша
  • иң ерак төбәкләр: Сахалин өлкәсе, Приморье крае, Еврей автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хабаровск крае
  • беренче тапкыр катнашучы төбәкләр: Еврей автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Дагыстан Республикасы, Тамбов өлкәсе
  • иң зур делегация Башкортстаннан – 120 дин әһеле
  • делегатларны 864 – е ир-ат, 52 -се хатын-кызлар
  • иң өлкән делегат – Чуашстаннан 94 яшендәге Зөфәр хәзрәт Вахитов (1922 елгы), иң яшь делегат – шул ук Чуашстаннан Алмаз хәзрәт Бикколов (1994 елгы)

Пленар утырыш эшен Корьән сүрәсен укудан башланып китте. Аны “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов укыды.

Утырышның беренче өлешендә чыгыш ясаучылар гаять кызыклы темалар күтәреп чыктылар.

Киров өлкәсе мөселманнары  Диния нәзарәте Зөфәр хәзрәт Галиуллин сөйләгән сүзләрне зал тын да алмыйча тыңлады дисәң дә була. “Халкыбызның зур байлыгы бар: әдәбияты, мәдәнияты. Ә илдәге мәктәпләрдә әдәбият дәресләрендә ник бер татар язучысының бер әсәре телгә алынсын. Яисә Кавказ халыкларыныкы, я чуашныкы. Нинди толерантлык тәрбияләү турында сүз йөртеп буласың, ассимиляция бара… Диндә милләтләр юк диләр. Тик Ходай безне халыклар итеп яратты, бу безнең нигъмәтебез бит… Ильминский татарларны көч кулланып бетереп булмый, моның өчен 3 әйберне күздә тотып эш итәргә кушкан. Болар бүген дә эшләнә, шуңа каршы торырга кирәк. Беренчесе: татарларны хәрам белән җиңү. Димәк, хәрамга каршы көрәшик. Икенчесе: татар мәгърифәтен юк итү. Һәр мулла укытырга тиеш, Укытмый икән, димәк вазыйфасын үтәми. Мулла да, абыстае да мәчеттә укытырга тиеш. Күп төбәкләрдә татар мәктәбе юк – мәчет бар, димәк мәчеттә балалар татар теле өйрәнергә тиеш. Өченчесе: Ислам фәлсәфәсен бетерү. Динне йолаларга калдырырга ярамый. Кулыбызда шундый китап – Корьән булганда, теләсә кайсы бәхәстә җиңеп чыгып була бит”.

Зөфәр хәзрәтнең татар мәктәпләренә карата да фикере кызыклы булды: “Казанда Яңа татар бистәсендә бер татар мәктәбе дә юк. Мәктәпләрне ачарга кирәк” Бәхәсләшмичә балаларны шунда укытырга кирәк”. Бәхәсләшмичә дигән сүзе аеруча ошады. Күп көч һәм вакыт буш бәхәскә китә шул.

Шулай ук Красноярск крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Гаяз хәзрәт Фәткуллин, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов, Удмуртия Республикасы көньяк районнары имам-мөхтәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатыйбы Илмир хәзрәт Касыймов, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Нияз хәзрәт Кашапов, Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд хәзрәт Гарифуллин чыгыш ясадылар.

Пленар утырышның беренче өлеше Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүләкләрен тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Рәхмәт хатларын БТК БК рәисе Ринат Закиров тапшырды.

Төшке аштан һәм җомга намазыннан соң пленар үз эшен дәвам итәчәк.

Кич белән делегатлар “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” исемле тамашасын караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*