tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе

Бүген «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында форум кысаларында  «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» дип исемләнгән секция утырышы узды.

Секцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм Россия Ислам институты ректоры, БТК каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйкъ Мөхәммәтшин алып бардылар.

IMG_2344Секциядә Абдулла хәзрәт Мөбарәкшин (Киров шәһәре мәчете имамы), Миңнефәиз хәзрәт Сәлимов (Башкортостан Республикасы Мәләвез шәһәре имамы), Абдулла хәзрәт Кәримов (Самара өлкәсе Камышлы районы имам-мөхтәсибе), Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин (Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы имамы), Рәшит хәзрәт Әбдрәшитов (Мордовия Республикасы мөфтие урынбасары), Ильяс Аббясов (Пенза өлкәсе «Кузнецк сәламәтлек үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш табибы) (докладының исеме: Дини белем бирү системасында заманча караш), Рафаил хәзрәт Галиуллин (Курган шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе), Наҗия ханым Хөсәенова (Түбән Новгород шәһәре «Маһинур» мәдрәсәсе җитәкче урынбасары), Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте вәкиле  Тимур хәзрәт Имаев чыгыш ясадылар.

Чыгыш ясаучыларга сораулар бирелде. Кызыклы фикерләр әйтелде. Әлеге секция турында тулырак итеп, якын нөннәрдә безнең рәсми сайтыбызда чыгачак, видеосюжеттан таныша алачаксыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*