tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше

ВИДЕО: “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше

19 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше узды. Быелгы Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән 1050 делегат  катнаша. Иң ерак төбәкләр: Сахалин өлкәсе, Приморье крае, Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Магадан өлкәсе. Беренче тапкыр катнашучы төбәкләр исемлегендә: Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хакасия Республикасы, Брянск өлкәсе, Лепецк өлкәсе. Татар дин әһелләре форумына килгән иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан, әлеге регионнан барлыгы 140 дин әһеле катнашты.

Утырышны Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

Форум гадәттәгечә Коръән сүрәсен уку белән башланып китте. Форумның 1нче өлешендә Сарыту өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Сарытау өлкәсе Энгельс шәһәре мәхәлләсе имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Сәйфетдинов, Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев,  Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Мордовия өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Зәки хәзрәт Айзатуллин, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин,  Татарстан Республикасы Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин,  Новосибирск өлкәсе Кыштовка районы имам-хатыйбы Якуп хәзрәт Вахитов,  Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, Көнчыгышны өйрәнү институтының “Язма мирас һәм археография” фәнни-укыту үзәге җитәкчесе, Россия ислам институты доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина чыгыш ясадылар.

Докладлар тәмамлангач сүз Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улына бирелде. Ул үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Татарстан Республикасы Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кострома шәһәрендә җирле дини оешманы гамәлгә куючы Хәсән Зарипов, Татарстан Республикасы Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатин, Мордовия Республикасы адвокатлар коллегиясе әгъзасы Марат Ашимов, Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнделәр. Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин бүләкләнде. Шулай ук утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан» истәлекле медальләре,  Татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүдә югары казанышларга ирешкән өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендияләре дә тапшырылды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*