tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы (пресс-релиз)
“Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы (пресс-релиз)

“Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы (пресс-релиз)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2017 елның 18-20 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли  тормыш һәм дин”  VIII Бөтенроссия татар дин  әһелләре форумын үткәрә.  Форум делегатлары  дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер  алышу  өчен җыелачак. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

Быелгы форумга барлыгы 1050  делегат  чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан катнашачак. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 18 май көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр:

  1. Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге;
  2. Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге;
  3. Мәчет һәм татар гаиләсе;
  4. Ислам дине һәм күпкырлы матбугат (лекторий).

19 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.

20 нче май көнне, Форум делегатлары,  ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә  узачак  “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган. Алар  Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның «Мулла»   спектаклен һәм “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” театральләштерелгән тамашасын карыячаклар.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*