tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли йорт капкасы хуҗасын ниләр борчый?
Милли йорт капкасы хуҗасын ниләр борчый?

Милли йорт капкасы хуҗасын ниләр борчый?

Актаныш районының Качкын авылына тукталуыбызның ике сәбәбе бар. Аның берсе танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдиновның туган авылын күрү булса, икенчесе – шушы авылның иң милли йорт капкасы хуҗасы Рамил Гәрәев белән танышу.
“Иң милли йорт капкасы” – Актаныш районының “Олы җыен” фестивале кысасында үткәрелгән бәйге номина­ция­се ул. Анда Усы авыл җир­легеннән Рамил Гәрәев­ләр капкасы җиңүенә гаҗәп­ләнерлек түгел анысы. Тик­мәгә генә район башлыгы Энгель Фәттахов, эш­мәкәр­нең ихатасына килеп, эшлә­ре белән танышмаган, нинди ярдәм кирәк, дип белеш­мәгән бит инде. Кулыннан эш килгән кеше­ләрне хөр­мәт итә беләләр биредә.

Рамил тимердән сәнгать әсәре дәрәҗәсендәге капкалар ясый. Эше киңәя башлагач, апасы да ярдәм итәр­гә алына. “3-4 көнгә бер капка ясыйбыз. Бәясе 40 мең сумнан башлана”, – ди эшмәкәр. Үз эшенең тәмен, ямен бел­гән кешеләр белән очрашкач, үзеннән-үзе, бу сәләт кайдан килә, дип кы­зык­сынасың. Рамил исә тимер эшен бабасыннан килә дип саный. Мәктәптә бик үк яхшы укымаса да, рәсемне әйбәт ясавын өстәп куя. Эше тау кадәр булса да, сүзгә бик саран үзе. Шунысы кызык: үзенең өч баласы да рәсем ясарга оста. Кызы Рамилә быел Актаныш сә­ләтле балалар гимназия­се­нең 6 нчы сыйныфын тә­мамлаган. Казанда татар теле олимпиадасында призер булган.

Бу ихатада күзгә ташланган тагын бер күренеш – аның чәчәкләргә күмелеп утыруы. Җимеш агачлары­ның да нинди генә төрләрен үстермиләр. “Бу мәхәббәт кайдан?” – дигәч, радиога ымлады хуҗа. Баксаң, һәр як­шәм­бе авылдашлары Фар­­сель Зыятдиновның бакчачы ки­ңәшләрен тың­лыйлар икән. Фарсель абый да бу эшчән гаиләне белә булып чыкты. Без галимнән авыл­ның килеп чыгышы турында белештек.
– Патша Россиясе вакытында авылның бер өлеше – башкорт очы, икенче өлеше – татарлар, өчен­чесе катнашларныкы дип бү­ленгән булган. Өченче өлеш­нең төгәл атамасы да бар иде, анысы хәтердә калмаган. Хәтта шушы өлеш­ләрнең чик­ләре дә булган. Миңа бу турыда бабай сөйләгән иде. Кайсы йортлар кергәнне дә әйт­кән иде. Югары очта, зират янында, мәсәлән, тип­тәр­ләр яшәгән. Күрә­сең, кү­чеп утырган булганнардыр. Илеш, Бакалы районнары күршедә генә бит.

Халкы нигездә игенчелек, терлекчелек белән шө­гыль­­ләнә. Авыл­ның атамасына кил­гәндә, борынгы язмалардан кү­ренгәнчә, Ба­җана елгасы­ның теге ягындагы тау бит­ләрендә үскән урманга бер­ничә кеше килеп, агач кисеп, урын әзер­ләп йорт салган. Боларны күр­гән ке­ше­ләр, качып килүче­ләр төп­ләнә, дип сөйләгән­нәр. Шушы сүз тора-бара авылның атамасына әй­ләнгән. Бик матур урында урнашкан Качкын, халкы тырыш, тату. “Качкынга” дигән шигы­рем­дә туган авыл­га карата бө­тен хис­ләрем чагыла. Авылга элек еш кайта идем, хәзер си­рәгәйде шул… – ди галим.

Авылны ярату, аны яшә­тергә омтылу Рамил Гә­рәевтә дә бар. “Глава” янә нинди ярдәм кирәк, дисә, нәрсә сорар идегез?” – дип сорадым озатырга чыккан хуҗадан. Оста җавабында һич кенә дә үзен кайгыртмады, авыл­ның чүп үлән­нәр басып киткән буш урын­нары өчен борчылуын сиздерде. “Бик матур урыннар бар Качкында. Шуларны чистартып, халыкка ял итәр өчен парк­лар ясар идем”, – дип җавап бирде.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*