tatruen
Баш бит / Татарлар: гамәл стратегиясе / Милли үсеш юлларын билгеләү өчен бирелгән 30 сорау
Милли үсеш юлларын билгеләү өчен бирелгән 30 сорау

Милли үсеш юлларын билгеләү өчен бирелгән 30 сорау

”Кем гаепле?”- түгел,
                           “Нәрсә нишләргә?“

БТК ның VI съезды үтү уңаеннан татар халкының
милли ихтыяҗларына бәйле сораулар

 

1. Вәзгыять нинди?

Татар милләтенең бүгенге хәлен ничек бәяләп була?

  • бик яхшы, зур җиңүләргә ирештек;
  • тәрәккыять бар, әмма яңадан ныклап тотынырга кирәк;
  • бер урында таптану, артка чигенү;
  • хакимият ярдәм итми; рәсми органнар каршы;
  • халык үзе битараф, гаиләләрдә манкортлык;
  • үзебез таркау һәм йомшак;
  • дәүләтчелек булмагач, киләчәккә өмет юк ;

2. Бәяләү билгеләре

Милли яшәешне  нинди индикаторлар һәм критерийлар ярдәмендә бәяләргә мөмкин?

  • Туган телдә сөйләшүчеләр, татарча уку, милли-мәдәни чаралар, милли тарих, театр, концерт, музейлар белән кызыксыну арту, мәгълүмат системасының үсеше. Гореф -гадәтләрне үтәүчеләрнең, китап, газета-журнал укучыларның саны, телерадиотапшыру адиториясе арту;
  • гомуммилли дәрәҗәдә, илдә, төбәкләрдә, яшәү, уку, эш урынында,  гаиләдә татарларның милли үзаңы үсеше, татар компонентының көчәюе.

3. Татар телен өйрәнү һәм куллану

Татар телен өйрәнү, иҗтимагый тормышта куллану нинди хәлдә?

  • Казанда,
  • Татарстанда,
  • РФ төбәкләрендә, чит илләрдә

4. Киртәләр

Туган телне өйрәнүгә һәм куллануга нәрсәләр комачаулый?

  • тел мохитенең зәгыйфлеге;
  • мәгариф системасының камил булмавы;
  • Хакимиятнең битарафлыгы; халыкның үзаңы йомшак, гаилә манкортлыгы;
  • балалар заманча технолгия, компьютер, ТВ шаукымына бирелгән;

5. Гаиләнең төп бурычы

Яшьләрне тәрбияләүдә гаиләнең ролен күтәрү,  милли үзаңны арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк ?

6. Әхлак, рухият, гореф, иман

Өлкәннәргә, гореф-гадәтләргә, туган телгә, мәдәниятка ихтирам хисен ничек тәрбияләргә?

 

7. Ватанпәрвәрлек

Туган төбәкне, Ватанны ярату сез яшәгән урында ничек тәрбияләнә?

 

8. ”Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш…”

Тырышлык, хезмәт һәм тәртип сөю тәрбияләү өчен ни эшләргә кирәк?
Татар эшуарларының хәле.

9. Дәүләт программалары

Татар телен өйрәнү, милли үзаңны үстерү буенча Дәүләт программалары ничек үтәлә?

Аларның нәтиҗәлелеге канәгатьләнерлекме?
Прогрммаларның үтәлеше нинди билгеләрдә күренә?
Хәлне үзгәртү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

10. Иң мөһим татар оешмалары

БТК Башкарма комитеты, ФНКАТ-РТМММ Советы нинди юнәлешләрдә эшлиләр?

Аларның эшчәнлеге сезнең тормышта ничек чагыла?
Нинди үзгәрешләр кертү файдалы булыр иде?

11. Милләт мәркәзе – Казан һәм ТР

Татарстанда һәм Казанда милли-иҗтимагый  тормыш ничек оештырыла?

Татарстандагы әдипләр татар милли эшләренә җитәрлек дәрәҗәдә катнашамы? Съездларга, форумнарга, милли бәйрәмнәргә аларны күпләп чакыру файда китерәме?

12. Һәркайда милли үзәк

Татарлар торган һәр районда, яшәү урынында, алар эшләгән һәм укыган оешмада үзешчән милли үзәк булдыру мөмкинме?

13. Гомумтатар яшьләр оешмасы

Бөтендөнья татар яшьләре форумының  проектларын беләсезме?
Татар яшьләр оешмасы челтәрен ничек киңәйтергә?

Татар яшьләренең ял итү, күңел ачу, спорт белән шөгылләнүен оештыру өчен Татарстанның барлык авыл-шәһәрләрендә, шулай ук чит төбәкләрдә, татар үзәкләре, клублары, кафелары булдыруны хуплар идегезме?

14. Тиражлар, рейтинглар

Татарстанда 150 меңләп студент укый, 3200 татар теле укытучысы эшли, мәдәният, сәнгать тармагында татар кешеләре күп.

Әмма татар басмаларының тиражы һәм татар интернет сайтларын караучылар саны 2-3 мең чамасы гына. Ни өчен?

15. Татарча укыту

Ни өчен ата-аналарның шактый өлеше балаларын татар сыйныфларына бирми?

 

16. Манкортлык, битарафлык

Ни өчен татар яшьләренең шактый өлеше милләттән бизә, аннан читләшә, республиканы, милләтне саклау өчен көрәшми?
Рус телле татарларны һәм катнаш гаилә балаларын милли, иҗтимагый тормышка ничек җәлеп итәргә?

17. Яшьләр матбугаты һәм мәгълүмат мохите

Татарстанда татар балалары һәм яшьләре өчен 4-5 журнал басыла, ләкин аларны алдыручылар, интернеттан караучылар күп түгел.

Шул ук вакытта бер генә яшьләр газетасы да юк, алар өчен интернет басмалары, татарча компьютер уеннары да җитми. Нәрсә эшләргә?

18. Мәгълүмат һәм мәгънә кытлыгы

Татар газета-журналлар, теле-радиоканаллары милли темага, мәдәниятка игътибар бирә. Ләкин рейтингны эстрада һәм шоу-бизнес хисабына гына тотып була.

Ни өчен оператив мәгълүмат, матбугат күзәтүе, милли үзаң уятучы хәбәрләр, аналитик язмалар аз, булганы да актуаль түгел?

19. Экспертлар, белгечләр

Милләт, сәясәт, фән, икътисад, техника буенча татар аналитикларын, экспертларын беләсезме?
Башка телләрдә сөйләшеп тә, татар темасын тирәнтен белүчеләрне, креатив шәхесләр бармы?

20. Тарихи аң

Татар һәм Татарстан тарихы буенча заманча   язмалар, тапшырулар бармы? Чаралар үтәме?
Милли тарихны һәм татар дөньясын белүче экспертлар кемнәр?

21. Милли үзаң

Татар халкынын милли үзаңын үстерү буенча концепция 2012 елда БТК ның V съездында расланган иде. Аның нигезендә Дәүләт программасы төзелеп, 2013-2016 елларда гамәлгә куелды һәм  тагы 3 елга озайтылды.

Сез шушы концепция, аның үтәлеше, Дәүләт программасының эчтәлеге белән танышмы?

22. Милләт һәм сәнгать

Татарстанда ачылган 12 татар театрын, Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт филармониясен, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамблен беләсезме?
Музейларны, күргәзмә залларын?

Казан филармониясен,”Казан” бию ансамблен, популяр башкаручыларның җыр театрларыларын чыгышларын карыйсызмы?

23. Татар милли үсешенә күпме акча кирәк?

Татар милли тормышының бюджеты нинди?
Аның район, шәһәр, республика, РФ күләмендәге сметасын төзеп буламы?

24. Хакимияттә кемгә таянырга?

Милли-мәдәни чараларны, мәгарифне оештыру эшләрен муниципаль хакимияткә тапшыру безгә файдалымы?

РФ, төбәк (өлкә, республика) һәм җирле хакимият арасындагы  милли-мәдәни үсеш буенча вакәләтләр ничек бүленгән?

25. Татар телен мәктәптә укыту

Татар телен мәктәптә укучыларның барысына да укыту уңай нәтиҗәләр бирәме?

Башка милләт балаларына татар телен укыту кирәкме?

26. Үтәлеш турында хисап тоту

Милли форумнарның карарлары һәм аларның үтәлеше турында хисап яки белешмә күргәнегез яки ишеткәнегез бармы?

27. Кемнән үрнәк алырга?

БТК Башкарма комитетының һәм Федераль ММ Мохтариат Советының нинди кызыклы эш үрнәкләре,  тәҗрибәләре бар?

28. Татар иле төсмерләре

Нинди төбәкләрдә милли тормыш кызыклы оештырылган, җитәкчеләре яхшы?

 

29. Артабызмы, кимибезме?

2002-2010 нчы елларда үткәрелгән Бөтенроссия җанисәбе сезнең төбәктә, яшәү урынында ничә татар барлыгын билгеләде? Ә хәзер авылыгызда яки шәһәрегездә күпме татар калган?

30. Дин һәм  милләт

Дини һәм милли оешмаларның уртак эшләре бармы? Кайда нинди тәҗрибә, чишелмәгән төеннәр бар?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*