tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында катнашты
Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында катнашты

Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында катнашты

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургда Агафуровлар нәселе дәвамчылары белән очрашты. Очрашуда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 27 кеше катнашты. Чара “Агафуровлар нәселе. Тарихи хәтернең шаһитләре” музей мәдәни-тарихи фестивале кысаларында уза. Бүгенге көндә Екатеринбург шәһәрендә бертуган Агафуровлардан калган бинада Татарстан Республикасының Урал регионындагы даими вәкиллеге һәм музей урнашкан.

Агафуровлар нәселе вәкилләренең очрашуында катнашкан Васил Шәйхразиев үз чыгышында: “Без тарихыбызны, Агафуровлар кебек бөек шәхесләребезне белергә тиешбез. Нәсел дәвамчыларының шулай җыелуы бик мөһим”, – дип оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында сөйләде, зур татарча чаралар белән таныштырды, туган телне саклау мәсьәләсен күтәрде.

Сведлау өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Агафуровлар нәселен дәвам итүчеләргә рәхмәтен белдерде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә сәүдәгәр Агафуровлардан мирас булып калган Урал регионындагы Татарстан Республикасының даими вәкиллеге урнашкан бинаның төзекләндереләчәге турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә эш сәфәрендә. Екатеринбург шәһәренә эш сәфәре кысаларында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*