tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм!» – 10 ел!
«Мин татарча сөйләшәм!» – 10 ел!

«Мин татарча сөйләшәм!» – 10 ел!

лого2015 елның  26 апрелендә Казанда 10нчы тапкыр “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.

Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, “Татар-дозор” квест-уены, “Татарча хатасыз” фотомарафоны, “Тяжело с  татарским” антипремиясен тапшыру,  Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре буенча концерт турлары үтәчәк һәм Бауман урамында гала-концерт.

Татар – дозор

“Татар дозор-2015” квест-уены 19 апрель көнне узачак. Йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

татар-дозор4Квестның төп максаты –республиканың икетеллелек канунын куллануны реализацияләү. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк.

Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (якшәмбе) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырыла.

Квест җиңүчеләренә “Вымпелком” ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: “Билайн” элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.

“Тяжело с татарским” антипремиясе

Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Акция оешмаларның эшчәнлегенә позитив тәэсир итә. Мәсәлән, былтыргы “Тяжело с татарским” дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты (kazan-opera.ru), Симфоник оркестры сайты (tatarstan-symphony.com) һәм “Әкият” курчак театры сайты (puppet-show.ru) татар телен кулланышка керттеләр.

Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен  антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен кулланып эш итә башлыйлар.

“Татарча хатасыз” фотомарафоны

татар-дозор “Татарча хатасыз” фотомарафонының беренче этабы 21 февраль көнне– Халыкара туган тел көнендә старт ала. Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора. Бу вазгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты.

Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә эшләнгәнен күзәтү.

Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Фотомарафонның икенче этабы 16 май Казан шәһәрендә була. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылачак.

Җиңүчегә кыйммәтле бүләк – Iрhone.

Бүгенге көнгә, йөздән артык хаталы элмә такталары белән фотосурәтләр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Кайбыч районнанрынан килде.

Шулай ук, фотомарафонга төрле билгеле артистлар да игътибар белдерделәр. Мәсәлән, “Татар радиосы” ди-джее, “Рәвешләр” юмор театры артисты Әбри Хәбриев тә хаталы элмә такталарын фотога төшереп җибәрде.

“Народный контроль” порталына урнаштырылган хаталы фотосүрәтләрне төзәтеп баралар.

“ШИКӘРные” дуэты яки Тукай рэп укый!

Быел акцияга “ШИКӘРные” төркеме кушылды. Алдарак, төркем солистлары Ислам Вәлеев һәм Туран Гатауллин Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның туган көненә багышлап клип төшерделәр.

Махсус “Мин татарча сцйлщшщм!” акциясе өчен егетләр “Тукай рэп укый” дип атлаган клип төшерде:

2015-Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы

Билгеле булганча, 2015 ел – Татарстан Республикасында Президент указы белән парклар һәм скверлар елы дип билгеләнде. Бу инициативага кушылып, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең оештыручылары татар хәрефләреннән инсталяция әзерләделәр – Ө, Ә, Ү, Һ, Ң, Җ.

Мәгълүм булганча, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең үзгәрмәс логотибы булып “Ә” хәрефе булып тора.

Димәк, татар яшьләре төрле инициативаларны реализацияләүдә, милли компонентның җитешсезлегенә игътибарны җәлеп итәргә тырышты.

Гала-концерт

Акциянең 10 еллыгына багышлап республиканың зур шәһәрләре буенча концерт-турлары планнаштырыла. 24 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” концерты Түбән Кама, 25апрель – Яр Чаллы, һәм 26 апрель – КАЗАН. Шәһәрнең үзәк урамында “тере тавышка” башкарыла торган бәйсез артистлар, һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре белән зур концерт үтәчәк.

публика2Гадәттәгечә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе 26 апрелдә – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне, Казанның Бауман урамында 15:00 сәгатьттә татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Шулай ук, татар хәрефләреннән инсталяция, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак

Шулай ук, Россияның башка регионнарыннан кунаклар килүе көтелә – Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мари Эл, һәм Киров өлкәсеннән.

Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, D’ali, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Үзенең яңа альбомын тамашага “Алканат” төркеме  тәкъдим итәчәк. Төркемнең солисты Мариин театрының яшь башкаручылар академиясе солисты Артур Исламов.

“Беренче канал”ның “Голос. Дети” проектында катнашуына һәм тыгыз графигына карамастан, акциянең гала-концертында яшь башкаручы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак.

Игътибар!

Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла.

Акция дәвамында партнерлардан катнашучыларны төрле күңелле сюрпризлар көтә.

Бу акция бернинди шик-шөбһәсез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак!

Акциянең төп оештыручысы  Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Акция турында

концерт5Әлеге акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Беренче тапкыр акция 2006 елда зыялы татар яшьләре оештырган “YZEБEZ” креатив хәрәкәте инициативасы белән уздырылды.

“Мин татарча сөйләшәм!” (“Я говорю по-татарски!”) акциясе иң көтеп алган һәм татар телен популяштырган чаралырның берсе.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасының оештыручы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы,ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессыярдәмендә.

Видеоанонс:

Чараның партнерлары:

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең рәсми элемтә операторы – “Билайн” (ОАО “ВымпелКом”).

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*