enrutat
Баш бит / Мин үзем дә бер жюри… (“Татар моңы”ның гала-концертын карагач)
Мин үзем дә бер жюри… (“Татар моңы”ның гала-концертын карагач)

Мин үзем дә бер жюри… (“Татар моңы”ның гала-концертын карагач)

“Татар моңы” телевизион конкурсының быелгысы тәмам. Казанда яшәгәндә конкурсларның эчендә кайнап, башлангыч турларыннан ук күздән кичерергә тырышып йөри идем. Һәр яшь җырчының чыгышын, ким дигәндә, ике-өч көн рәттән тыңлап, исем-фамилияләрен ятлап, танып бетерә идем. Үзем бер жюри сымаграк, һәр чыгышны тәфсилләп, шәрехләп, дәфтәремә теркәп бара торган идем. “Идем” дә “идем” дим, чөнки хәзер елның күп аен авылда яшәгәнгә күрә, конкурс-фестивальләрнең иң соңгы этабына — йомгаклау концертына гына эләгәм. Менә быел да шулай булды: декабрьнең дүртендә Камал театрында “Татар моңы”ның гала-концертын карадым. Зал шыгырым тулы булса да, урын табылды, шөкер. Үз каләмдәшебез, хәзер инде мәдәният министрлыгы хезмәткәре Рузилә Мөхәммәтова журналист халкын әйбәт кенә урнаштырып бетерде.

Ни-нәрсәләргә күңеле булды да, нәрсәдән кәефе кырылды соң мин — авыл хатынының, дисезме? Иң башлап гомуми тәэсирне әйтеп үтим әле. “Татар моңы”ның беренче елларындагы кебек затлылык, купшылык, тантаналылык сизелмәде быелгысында. Әллә финаслау ягы кайтышракмы, әллә әзерлек җитеп бетмәгәнме — йомгаклау концерты ничектер, болгавыррак гадәти бер мәҗлес кебегрәк килеп чыкты.

Алып баручылары — ТНВ каналындагы “Аулак өй” тапшыруының хуҗасы һәм хуҗабикәсе Зөлфәт Зиннуров белән Роза Әдиятуллина. Алар текстларын ятламыйча гына, телевидениедә күнеккәнчәрәк, экспромт рәвешендә сөйләп йөрделәр. Конкурсантларның күз явын алырлык затлы сәхнә киемнәре янәшәсендә, боларның аулагөйдәге “дежур” кәчтүмнәре бик фәкыйрь күренде. Мәскәү телевидениесенең 1 нче каналындагы принцип — тегендә дә Ургант, монда да Ургант, йә булмаса шул бер үк Нагиев, бер үк Лариса Гузеева принибы безнең очракта файдага булып чыкмады. Яхшы дикцияле чын артистларга акча түләргә күпсенгәннәр ахры быел… Алып баручылар дуэтына ике яшь баланы — Чулпан белән Булатны өстәү дә, алар бик сөйкемле булсалар да, әллә ни зур җанлылык бирде димәс идем.

Инде җырчыларга килик. Йомгак-концертта бары тик лауреатлар гына җырлады. (Элекке елларда дипломантларны да катнаштыргалыйлар иде.) Быелгысы дөресрәк тә, чөнки, бердән, йомгаклау-бүләкләү дә, җиңүчеләрне халыкка күрсәтү дә ул. Икенчедән, лауреатлар саны бер концертка болай да җитәрлек (берничә номинация, һәр номинациядә өчәр урын): җырчыларны һәм музыкантларны, һәммәсен дә санап, 33кә тулган. Шул 33 лауреатларның икенче һәм өченче урын җиңүчеләреннән “җыелма-команда” кебегрәк номерлар ясап, концертны җыйнаклатканнар. Мисалга, “Җизнәкәй”не берьюлы дүрт җырчы башкарды. “Рамбар юллары”н Ульян һәм Курган өлкәләре вәкилләре дуэт рәвешендә җырладылар. Янә дүрт лауреатның чыгышын бергә туплап, дүрт төрле җырдан — “Саҗидә-Гөлбадран”, “Миләүшә”, “Ал Зәйнәбем” һәм “Ай җыныем, Бибисара” җырларыннан попурри ясадылар. Һәм бик тә урынлы: һәр җырчы үз өлешендә күренеп, балкып алырга өлгерде. Әлбәттә, тамашачы мондый чыгышлардан барлык җырчыларның да “чын йөзен”, аһәңен күреп-тоеп өлгермидер. Ләкин концерт режиссерының һәм жюриның максаты һәммәсен дә бертигез күрсәтү түгел, ә концертны җыйнаклау булгандыр. Жюри, сайлап алу барышында, әллә ничә тапкыр тыңлап, кемнең кем икәнен белгән дә, киптереп элгән бит инде. Ә менә беренче урын яулаган җырчылар һәм музыкантлар һәркайсы аерым, ялгыз чыгыш ясады. Шулай тиеш тә, чөнки болары иң-иңнәре бит инде.

Менә Мари Эл республикасы вәкиле Руслан Кадыйров. Безгә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарны, Эльвира Хәйруллинаны биргән төбәктән килгән яңа тавыш, яңа аһәң. Сулышы — гармун күрегенең тыныдай иркен, авазы чын татарча, сыгылмалы. Күкрәк тутырып дәрт белән җырлый. Тавыш югарылыгы ягыннан охшаш булмаса да, җырлау рәвеше белән Руслан, ничектер, Габдулла Рәхимкуловны хәтерләтте.

Чаллы егете Нияз Хәмәтшинның җырлавын кайдадыр ишеткәнем бар иде. Ул — быелгы “Татар моңы”ның беренче премиясе лауреаты. Тамырлары Актаныш ягында түгелме икән? Шул төбәктән чыккан куе бас, баритонга якын бас тавышлы Асаф Вәлиевне, Робсон Мусинны, Артур Исламовны куәтләгәндәй, яңа гына “пешеп чыккан” лауреат Рим Хәсәновның “Соң түгелдер”ен ирләрчә ышанычлы, нык тавыш белән башкарды. Бусы да, безнең моң, бусы да татарча!

Сопрано тавышлы кызлар да күренде. Нәзек, югары тавышлылар күп очрый, ләкин шундый тавыш белән дә чын татарча — йомшак, сыгылмалы итеп җырлаучылар азрак. Теге гасыр урталарында дан тоткан челтерәвек тавышлы Зәйтүнә Әхтәмова, Рәйсә Билалова, Галия Гафиятуллина, бүгенге Римма Ибраһимова кебекләр — чәчрәп, аерылып торучылар бармы? Казан кызы Айгөл Хисмәтуллина татар халык көе “Сахралар”ны җырлап (өстәвенә музыкасыз гына, акапелла), уалырга торган бәллүрдәй авазлары белән сокландырды.

Татарның географиясен белеп бетермибез, егетләр: Әмирхан Еникинең яшьлеге узган Дәүләкәнне алып баручыбыз, авыз тутырып, “Давлеканово” дип торсын әле! Үзең белмисең икән, сәхнәгә чыкканчы, берәр Башкортстан җырчысыннан сора, алар сәхнә артында мыжлап тора, югыйсә. Дәүләкән егете Илнар Миранов чыгышы хакында әйтмәкче идем. Ул “Зөлхиҗҗә”не үзенчә — бик сак, бик төгәл башкарып чыкты. Югары ноталарда тавышы зыңгылдап тора. Музыкаль мәдәнилеге Идрис Газиев чалымнарына охшап китте. Ә менә көй агышына һәм сүзләр мәгънәсенә Идрисчә үк бирелеп бетеп, һәр күзәнәге белән эреп җырлау җитмәде Илнарга.

Ниһаять, Кытайдан килеп, Казанда артистлыкка укып ятучы Базарбай Бикчәнтәев. Исеме-фамилиясе болай да истә калырлык. Ә менә чыгышын караган кеше бу егетне инде оныта алмас, мөгаен. Базарбай “Идел йорт” композициясен башкарды. Җырлады дип кенә әйтү аз: думбырасын да чиртә, җырлый да, өзли дә. Ни-нәрсә ул — өзләү, дигәнгә, гадирәк итеп, тамак төбе белән төрле авазлар чыгару дип аңлатып була. Тик болай дип аңлату гына җитми, Кытай татарын үзен күреп тыңларга кирәк! Тавышында, җырында һәм өзләвендә татарның борынгылыгы — дала җиленең сызгырып исүе дә, ат тояклары тупырдаган авазлар да, Туктамыш хан заманнарының бүген онытылган аһәңнәре дә бар. Чырае-кыяфәте белән үк Чыңгыз бабабызга охшап торган Базарбай (ә киеме тагын!) “Идегәй” дастанын иҗат иткән һәм үзе үк авыздан-авызга сөйләп йөргән урта гасыр чәчәне булып күренде. Әйтерсең лә, безгә теге заманнан вакыт машинасына утырып күчкән дә куйган! “Карурман”, “Әллүки”ләрдән дә күпкә борынгырак моң-аһәңнәребез әллә кайда, Тянь-Шань таулары артында ничек әйбәт сакланган икән ләбаса! Соңгы елларда җыр-моң географиясенең киңәя баруы, менә шушындый конкурслар аша төрле төбәк-кыйтгалардагы милләт энҗеләрен барлап күрсәтү татарга үз йөзен тагын да яхшырак танырга форсат бирә. Бик тә куанычлы фал бу.

Конкурска мәктәп яшендәге үсмерләр дә күпләп килгән. Ике меңләп конкурсант ташкыны (уйлап карагыз: ике мең!) эчендә балалар бик күп булгандыр әле. Соңгы турга узган 33 лауреат арасында да шактый алар. (Дипломантлар да әллә ничәү). Финалда каршыбызда чыгыш ясаганнарын тыңлап куандык. Мәсәлән, икенче премия ияләре Гөлназ Гарифиҗановага (Кукмара) — 16, Илнар Шәрәфетдиновка (Башкортстан) 17 яшь икән. Миңа калса, Гөлназ да, Илнар да, бераз укып, тавышлары чарлана төшкәч, бүтән конкурсларда беренчелекне дә бирмәсләр әле. Ә быел ук беренче урынга чыккан Теләче кызы Зөлфирә Шәйдуллинага нибары унбиш кенә! Көчле, халык колагына ятышлы тавышы белән Зөлфирә алга таба озын көйне дә, заманча җырларны да рәхәтләнеп җырлар, Алла боерса. Сара апабызның Илдар Юзеев сүзләренә язган “Чит илләргә чыксаң” җырын кыз әйбәт башкарды, сүз дә юк. Киләчәктә аңа шушы ук җырны компьютер кысасына куып кертмичә, тиз ритмлы көйгә әйләндермичә, ә композитор язганча, иркен агымында да башкарырга насыйп булсын. Әйтик, Айдар Фәйхрахманов җырлаганча — уйчан һәм талгын рухта.

Концерт режиссурасы таләбенчә, дуэтка йә төркемгә кертелгән кайбер җиңүчеләрнең берәр генә күплетта да балкып китүләрен исәпкә алып, ялгыз җырлавын да тыңлыйсы килеп утырдым. Әлки егете Илшат Гобәйдуллин, Чувашиядән Азат Абитов, Чистайдан — Әлфис Галимуллин, Арча егете Дамир Гасыймов, Башкортстаннан Рәдиф Зариповның аерым чыгышларын күрәсе килә. Һәм алар булыр да. Халык мәхәббәтен урын саны гына хәл итми бит. Иң башта әйткән сүземнән — концерт ашык-пошыграк барган мәҗлескә тартым булды дигәнемнән кире чигенмичә (бусы янә алып баручыларга һәм тамашаның темпо-ритмикасына гына кагыла), нигездә быелгы конкурсның иң яшьләргә күп урын бирүе, жюриның зәвыклылыгы җәһәтеннән күңелем хушланды дип белдерәм. Бусы шәхсән үз күңелем жюриеның “Татар моңы” жюриена куйган бәясе. Җиңүче ансамбльләр һәм музыкантлар хакында да бер-ике сүз. Узган турда ничегрәк, нинди җырлар белән күренгәннәрдер, белмим, әмма ләкин “Болгар кызлары” һәм “Ләззәт” ансамбльләренең концертта берләшеп, “Кичке утлар”ны җырлавы бик тә ошады. “Татарстан” радиосы архивында Бату Мөлековның шушы җыры бар. Аны еш кына тапшыралар да. Бүгенге яшьләр дә җырны шул ук рухта — рәхәт һәм көр итеп җырладылар. Өстәвенә видео-экранда Казанның утыз-кырык ел элек төшерелгән күренешләре йөгереп торгангадыр, җыр күпләрне яшьлегенә кайтарып алып килде. Нәкъ менә соңгысы — экран элү, видео-кадрлар күрсәтү дигәндә дә бер фикер әйтеп узыйм әле. Миңа калса, видео-күренешләр тамашачының дикъкатен җәлеп итеп, җырчының йөзен, кичереш мимикасын күрергә комачаулый. Залдагы халыкка “Кошларга” җырына — очып барган кошларны, авыл турындагы җырга — елга, урман, тауларны күрсәтү нигә кирәк? Җыр сәнгатьнең тулы бербөтен, урысча әйткәндә, самодостаточный төре ул, аңа өстәмә чук-чачаклар кирәкми. Югыйсә, хәзер җырны колак белән генә тыңларга ирек юк. Видео-агрессия алымы белән кеше башына кирәкмәгән чүп сеңдерелә. Ә менә залның арткырак рәтләрендә утыручылар да җырчының йөзендәге хисләр чагылышын күрсен өчен, экранда аның чыраен күрсәтсәләр, бик тә урынлы булыр иде.

Ансамбльләр хакындагы сүзне дәвам итеп һәм йомгаклап, Чиләбедән килгән кызлар вокаль ансамбле “Гүзәл”не мактап үтим. Гадәттә, һәр конкуста да вокаль ансамбльләр катнаша. Күбрәге — кызлар ансамбльләре. Берничә тавышка — ике йә өчкә, классик күптавышлылык тәртибендә матур гына җырлап чыгалар. Һәм бик истә дә калмыйлар. Ә Чиләбедән “Гүзәл” ансамбле кызлары үзләренә бертөрле — терекөмеш кебекләр. Киемнәре дисеңме, үзе милли, үзе заманча, ул җырлаулары, ул хәрәкәтләре-йөрешләре! Гади генә “Әнисә” не шундый да кыздырдылар, халык озаклап алкышлады. Җитәкчеләре Нәзифә Ануфриевага Татарстан мәдәният министрының Рәхмәт хаты юкка гына тапшырылмады инде!

Музыкантлардан баянчылар Булат Хисмәтов белән Айрат Хәйруллин, скрипкачы Динә Хисәнбиева (Казан), янә бер баянчы — урыс кешесе дип аңладым, Чиләбе егете Александр Чаплыгин — шулай ук җиңүчеләр сафында. Тагын бер баян остасын — Свердловск өлкәсеннән килгән Максим Рәхмәтуллинны аерым мактамыйча һич тә булмый. Унбиш яшьлек музыкант үз якташы, Урал ягы композиторы Рафаэль Бакировның “Кисекбаш” сюитасының ике кисәген уйнады. Бу сезгә “Әпипә”не сибү генә түгел инде, афәрин егеткә!

Быелгы җиңүчеләр арасына “Татар моңы”ның элекке еллар лауреатларын да катнаштыру боларны тегеләре белән чагыштырып карар өчен җирлек бирде һәм тамашаны да бөтәйтеп җибәрде. Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Римма Ибраһимова кебек җырчы-педагоглар үз шәкертләре, инде лауреат исемен йөртүче яшьләр белән бергәләшеп җырладылар. Ә концерт ахырында исә Салават үзе (“Татар моңы”н башлап оештыручылардан берсе бит әле ул) чыкты. Аннары жюри әгъзалары — Фердинанд Сәлахов, Резедә Галимова, Ләйсән Закирова, Рәсим Низамов, Зөфәр Хәйретдинов һәм “Татар моңы”ның алыштыргысыз директоры Вил Усманов, күмәкләшеп, “Туган җирем Татарстан”ны җырладылар. Үзенә күрә, татарның ватан-пәрвәрлек һәм бердәмлек символына әверелгән ул җырны озак еллар җырлап килгән Илһам абыебыз бу юлы Ключарев әсәрен залда тыңлап утырды. Шунысы хак: жюрида утырса-утырмаса да, татар моңының иң югары баскычында торучы, шул баскычка үрләүчеләрнең моң кимәлен билгеләүче инде ул Илһам Шакиров.

Иң ахырда тагын бер күзәтү. “Татар моңы”ның географиясе, ягъни җырчыларын Казанга юллаган төбәкләрнең саны арткан-киңәйгән саен, шөкер, репертуар да төрлерәк, баерак була бара, күрәмсең. Менә, башкарылган җыр исемнәренә генә игътибар итегез: “Сахралар”, “Сагынам, дуслар”, “Әнисә”, “Зөлхиҗҗә”, “Кошларга”, “Җизнәкәй”, “Идел йорт”, “Соң түгелдер”, “Чит илләргә чыксаң”, “Саҗидә-Гөлбадран”, “Миләүшә”, “Ал Зәйнәбем”, “Ай, җаным”, “Бибисара”, “Асиләсе-Василәсе”, “Кышкы романс”, “Гармунчы гашыйк булган”, “Бөдрә таллар”… Килешәсездер, арадан унлабы — сирәк яңгырый торган җырлар. Каян эзләп таба икән яшьләр боларны дигән сорауга җавабы да бар — әлеге конкурсны, Алла боерса, түкми-чәчми һәр татарның өенә илтәчәк телевидениебезне — ТНВны карап барсаң, аның архивын ачып, Интернет аша керсәң дә, бу җырлар очрап тора. Заманыбыз шундый, Казаннан бик еракта яшәп тә, үзеңне татар дөньясының аерылмас бер өлеше итеп тояр өчен чаралар җитәрлек. Якутиядән хәтле килгән “Аярхан” төркеме дә татар галәменең бер өлеше сыманрак тоелды әле. Өч кызның, борынгыча стильдә тегелгән затлы киемнәрдән, хамузда (бездәгечә — кубыз була) уйнап, төркилекнең тулы бер симфониясен иҗат итә алуы — шул зур галәмнең ерак бер почмагын күрсәтүләре түгелмени?!

Камал театры залында әлеге концертны карый алмаганнарның саны меңнәр генә түгел, миллионнар белән исәпләнә. Алай да, борчыласы юк, ТНВ каналы программаларын күзәтеп барсагыз, ай да үтмәс, һәр лауреатны күз-керфегенә кадәр якыннан күрерсез, ишетерсез һәм үз күңел-жюриегез куйган бәяне дә бирерсез.

Автор: Зөләйха Кыдашева
Чыганак: «Татарстан яшьләре»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*