tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем авылым” бәйгесе җиңүчеләре
“Минем авылым” бәйгесе җиңүчеләре

“Минем авылым” бәйгесе җиңүчеләре

“Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Барлыгы конкурска 226 гариза кабул ителде.

Катнашучылар илебезнең төрле төбәкләреннән: Татарстан (Әгерҗе, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Балтач, Мамадыш, Актаныш һ.б.) Башкортстан (Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк, Дүртөйле), Чуашия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Төмән, Самара, Киров, Новосибирск, Ырымбур өлкәләреннән һ.б. булды.

Конкурсантларның яше: 7дән алып 78 яшькә кадәр.

Иң күп эшләр “Туган авылымның тарихы” һәм “Күренекле якташларым” номинацияләрендә иде.

Җиңүчеләр

 “Әйт, авылым ..” номинациясе

  • Мәктәп укучылары – Хәлилова Нәзилә Наис кызы, Башкортстан, Кушнарен районы, Әхмәт авылы, 8 сыйныф  укучысы;
  • Студентлар – Кашапов Азат Әсхәт улы, Татарстан, Зәй политехник көллияте, студент;
  •  Өлкәннәр – Дувалова Гөлфинур Зайнулла кызы, Татарстан, Мамадыш шәһәре. хаклы ялда.

 “Туган авылымның тарихыноминациясе

  • Мәктәп укучылары – Закирова Илзирә Рәмис кызы, Татарстан, Алексеевск эшчеләр бистәсе. 7 сыйныф  укучысы;
  • Студентлар – Садыкова Зарина Фаис кызы, Новосибирск өлкәсе, Чановский районы, Тармакүл авылы, Новосибирск һөнәри-педагогия көллияте студенты;
  • Өлкәннәр – Зиятдин хәзрәт Мөхәррәм улы Нәҗметдинов, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы имам хатыйбы.

 “Күренекле якташларымноминациясе

  • Мәктәп укучылары – Шәфигуллина Тәнзилә Азат кызы, Татарстан, Апас районы, Чури-Бураш авылы, 7 сыйныф  укучысы;
  • Студентлар – Насибуллин Динар Ринат улы. Татарстан, Кукмара районы, Тамай авылы, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты студенты;
  •  Өлкәннәр – Потеева Наилә Шакирзан кызы. РФ, Әстерхан шәһәре, хаклы ялда.

“Авылым урамнарыноминациясе

  • Мәктәп укучылары – Зиннатуллина Динә Камил кызы, Татарстан, Арча районы, Мөндеш авылы, 8 сыйныф  укучысы.
  • Өлкәннәр – Сафуанов Әнәс Мөсәгыйть улы, Башкортстан, Туймазы районы, Кәкребаш авылы, хаклы ялда.

“Авыл турында җырлар, шигырьләр” номинациясе

  •  Мәктәп укучылары – Галимуллина Азалия  Данис кызы, Башкортстан, Бишбүләк  районы, Кыңгыр-Мәнәвез авылы, 4 сыйныф  укучысы;
  • Студентлар – Гаттарова Инзилә Илнур кызы, Татарстан,  Яр Чаллы шәһәре, студент;
  • Өлкәннәр – Гөлзадә Бәйрәмова, Татарстан,  Казан шәһәре.

“Авылым чишмәләре” номинациясе

  •  Мәктәп укучылары – Гәләветдинов Фаил Фәнис улы, Татарстан, Балык Бистәсе районы, Югары Тимерлек авылы, 11 сыйныф  укучысы
  • Өлкәннәр – Нотфуллина Рамилә Рамил кызы, Татарстан,  Казан шәһәре, журналист.

 “Чит җирләрдәге милләттәшләребез язмышы” номинациясендә

  •  Әхмәтова Лилия Илдар кызыЫрымбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылы (“Ырымбур кешеләре Һинд илендә” (“Путешествие первопроходцев Оренбургской губернии в далекую Индию”) эше өчен)

“Туган җиргә мәхәббәт” номинациясендә

  •  Максимова Әлфия Асым кызы, Мордовия Республикасы, Ләмберә районы, Ләмберә авылы (“Туган авылым – Ләмберә” эше өчен)

  “Безнең мирас” журналының махсус бүләгенә лаек булган авторлар:

  • Сафуанов Әнәс Мөсәгыйть улы, Башкортстан, Туймазы районы, Кәкребаш авылы (“Авылым урамнары” номинациясендә “Кәкребаш авылы урамнары” эше өчен)
  • Зиятдин хәзрәт Мөхәррәм улы Нәҗметдинов, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы (“Туган авылымның тарихы” номинациясендә “Метрикәләрдә халкым язмышы, авылым тарихы (Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы архив документларыннан)” эше өчен)
  • Потеева Наилә Шакирзан кызы, РФ, Әстерхан шәһәре, (“Туган авылымның тарихы” номинациясендә “Чал тарихлы Яуширмә” эше өчен)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*