tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы
«Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы

«Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра.

Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.

Конкурсны уздыруның төп максатлары:

  • туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
  • киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;
  • татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
  • үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.

Конкурс 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр уздырыла.

Конкурста катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 октябренә кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

Конкурсның нәтиҗәләре 2017 елның 30 ноябрендә игълан ителәчәк.

Конкурс турында тулы мәгълүмат:

Нигезләмә гариза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*