tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак
Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак

Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак

Владимир өлкәсенең “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы шушы төбәктә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли мәдәниятне пропагандалау максатыннан шактый эшләр башкара.

Телләрне саклау һәм үстерү проекты кысаларында “Яшьләр” Мәдәният сараенда даими “Татар чәе кичләре” уза. Әлеге чара әдәби кичә буларак оештырылса да, гадәти милли ризыклар белән татар чәе эчү, “Мирас” татар иҗат студиясе тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәм, әлбәттә, Казаннан махсус килгән кунаклар катнашында уздырыла. Бу чарада Татарстаннан  җырчылар, бию коллективлары катнаша. Соңгы вакытта Владимир шәһәрендә яшәүче милләттәшләребездә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Раушан Шәрипов, Татарстан Республикасының халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Вәис Бәйрамов кунакта булды.

Чираттагы 26–27 нче октябрьдә узачак  кичәдә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм аның шәкерте баянчы  Ильнур  Ганеев катнашачак. Остаз яшь җырчылар өчен мастер –класс уздырып, аларны дөрес җырлау күнекмәләренә өйрәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*