tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Министр җиңүчеләргә стипендия вәгъдә итте
Министр җиңүчеләргә стипендия вәгъдә итте

Министр җиңүчеләргә стипендия вәгъдә итте

Ульяновск өлкәсенең 157 мәктәбендә  6000 нән артык укучы татар телен дәресләрдә, түгәрәкләрдә һәм факультативларда өйрәнә. Ләкин ни кызганыч, дәресләр саны кыскартылганлыктан, өлкәнең ана теле укытучылары бүген яңа программага нигезләнеп белемнәрен камилләштерәләр.

     Димитровград шәһәре  янындагы “Юность” лагере  22 нче тапкыр район  олимпиадаларында җиңеп чыгучыларны кабат үзенә җыйды.  Алар өч көн дәвамында өлкәнең  “Татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүче укучы” исемен алу өчен көч сынаштылар.   Ә бәйгегә өлкә мәктәпләреннән  татар теле буенча 9, 10 һәм 11 нче сыйныфлардан барлыгы 30  егет һәм кыз килгән иде.

Ике дистә елдан артык бара торган әлеге олимпиаданың нигезләмәсенә быел кайбер үзгәрешләр дә кергән. Алдагы уку елында финалга чыгучыларга кубок һәм дипломнардан тыш махсус стипендия дә биреләчәк.

“Безнең төбәктә ана теле буенча өлкә олимпиадаларында җиңүче балаларга һәр ай саен ел дәвамында бер мең сум күләмендә стипендия түләнәчәк, ә укытучыларга бер айлык премия биреләчәк”, ди  Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм фән министры Наталья Семёнова.

Сер түгел, Россия  төбәкләрендә укучы балаларга Казанда әдәби телдә басылган    дәреслекләрне укыганда  заманча татар әдәби теле  бик авыр бирелә, шунлыктан дәресләрдә  укытучыларга  байтак сүзләрне җирле сөйләм яисә рус теле аша тәрҗемә итеп аңлатырга туры килә.

      Жюри әгъзаларының әйтүенә караганда, балалар татар теле буенча  ел саен үзләренең төпле белемнәрен генә түгел, ә ирекле рәвештә әдәби телдә инша язу осталыкларын да ачып бирә беләләр, ләкин әсәрне мөстәкыйль рәвештә анализлау авыр бирелә. “Ана теле укытучыларының һәм Ульяновск мәгариф министрлыгының бер теләге бар. Казанда уза торган олимпиадаларда татар телен фән буларак укучыларга бер төрле, ә түгәрәк, факультативларда гына өйрәнүчеләргә икенче төрле биремнәр әзерләргә кирәк”, ди Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының төбәк олимпиадаларын үткәрү белгече Наталья Сатунина.

Ел дәвамында алып барылган әзерлек эшләренең бүген уңай нәтиҗәләре бәйрәм сәхнәсеннән игълан ителде. 9,10 һәм 11 нче сыйныфларда да Димитровград шәһәренең  Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе укучылары беренчелекне яуладылар.

Хәзер бәйгедә җиңеп чыккан   укучылар   3-6 февральдә  Казанда узачак Халыкара татар теле олимпиадасында Ульяновск өлкәсен тәкдим итәчәкләр.

       Рамис Сафин, 

Димитровград  шәһәре                                     

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*