tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңлекамал
Миңлекамал

Миңлекамал

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 4 май көнне Камал сәхнәсендә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры М.Әмирнең “Миңлекамал” драмасын тәкъдим итте. Сугыш чорындагы авыл, тылдагыларның фидакарь хезмәтен, тиңдәшсез батырлыгын сурәтләгән әлеге сәхнә әсәре әтнәлеләр өчен аеруча кадерле. Спектакльнең төп герое Миңлекамалның прототибы – якташлары, күп еллар Әтнәнең Бәрәскә авылында колхоз рәисе булган, СССРның Югары Советы депутаты – Рауза Касыймова. Сугыш афәтенең бар михнәтен кичкән ветераннарыбызга, өлкән буын тамашачыларга спектакль зур бүләк булды. Тамашаны карарга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары, ТРның авыл-хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов та килгән иде.

Мирсәй Әмир “Миңлекамал” – драма

“Яшел алан” колхозына председатель билгеләргә кирәк. Моның өчен райком секретаре Гыйльманов шул колхозда эшләүчеләрнең шәхси делоларын тикшерә, туры килерлек кандидатура эзли. Анкеталарны актарып чыккач, Миңлекамал Сәфәргалиевага туктала. Аны үз янына чакыртырга куша, ләкин, ни гаҗәп, Миңлекамал үзе үк “Яшел алан” колхозына председатель итеп тәкъдим итүләрен сорап килә. Ул председатель итеп билгеләнә.9290-s

Беренче көннән үк Миңлекамал җиң сызганып эшкә керешә. Аның үзен үзе кызганмыйча, алны-ялны белмичә эшләве чыннан да “Җенлекамал” булуын дәлилли. Ләкин колхозда эшләр шома гына бармый. Чәчү вакыты җиткәч, орлыкларның чәчәргә яраксыз булуы ачыклана. Җаваплылыкны үз өстенә алып, Миңлекамал чәчәргә куша һәм ялгышмый. Миңлекамалның эшенә аяк чалучылар да табыла. Хәлим һәм Мәймүнә Миңлекамалның һәр адымын тикшереп торалар. Берәр кыек адымы, ялгышлыгы булса, шунда ук райкомга җиткерә торала.9288-s

Миңлекамалның председатель булуы бөтен авылны эшкә дәртләндерә: яшен дә, картын да. Барысы да тырышып хезмәт куялар, колхозларын алдынгылар рәтенә чыгарырга тырышалар.

Бервакыт колхозга, Миңлекамалны тикшерергә дип, Казаннан кешеләр килеп төшә. Ахыр чиктә барысы да ачыклана, дөреслек өскә чыга. Мәймүнә белән Хәлимнең кырын эшләре өскә калка: Миңлекамалны тикшерергә дип килгән кеше аларны тикшерә. Председательгә дип казылган чокырга үзләре төшәләр.

Режиссер – Рамил Фазлыев (ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе)

Рәссам – Сергей Скоморохов (ТР М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге премияләре лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык, РФ  атказанган рәссамы)

Композитор – Марат Әхмәтшин

Спектакльнең премьерасы 2013 елның 27-28 декабрендә булды.

Рольләрдә:

Минлекамал – Рәзинә Ибраһимова

Гыйльманов – Зиннур Һадиев

Маһинур – Зөһрә Хөсәенова

Әхмәдулла – Таһир Габидуллин

Хуҗа – Рәмис Галиев

Хаҗи – Таһир Фәйзрахманов

Нәфига – Фирдания Хәйруллина

Хәлим – Раил Сәләхиев

Мәймүнә – Сылу Бәйрәмова

Нәкыя – Гөлнара Гыймранова

Талип – Камил Бәйрәмов

Мәхмүт – Айзил Фазлыев

Ходайбирдин – Марат Хәбибуллин

Гайни – Гүзәл Гафарова

Венера – Сиринә Абдуллина

Мәфтуха – Айгөл Гыйрфанова

Назиров – Нияз Заһидуллин

Нәсим – Фаяз Хөсәинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*