tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Алтын Урда күргәзмәсендә күп сорауларга җавап табып булуын әйтте
Минтимер Шәймиев Алтын Урда күргәзмәсендә күп сорауларга җавап табып булуын әйтте

Минтимер Шәймиев Алтын Урда күргәзмәсендә күп сорауларга җавап табып булуын әйтте

Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары” күргәзмәсе ачылды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әлеге күргәзмәне карап, күп сорауларга җавап табарга мөмкин дип саный.
“Алтын Урда дәүләте үрнәгендә тынычлык һәм тынлыкны ничек итеп булдыруны, төрле милләт халыкларының бергәләп яшәү мөмкинлеген күрергә була. Бу – безнең тарихыбыз. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк”, – диде ул.

“Күргәзмәдә Монголия, Алтын Урда мәдәнияте белән танышырга була. Күп гасырлар дәвамында нинди мирас калганын күрәбез. Мәдәниятләр диалогы шулай гасырлар буена дәвам итә”, – дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
“Иң мөһиме – җаваплы булу. Әйтик, барлык күчмә күргәзмәләрнең дә Мәскәүдә булганы юк. Әгәр без Санкт-Петербургның тарихи әйберләрен үзебездә чыгарабыз икән, барлык гарантияне дә бирергә кирәк. Моңа иминиятләү, тиешле климат, барлык яктан да куркынычсызлыкны тәэмин итү керә”, – диде ул.
Дәүләт киңәшчесе күргәзмәгә егерме ел тулуын искә төшереп узды. “Беренче елларда мин шикләнеп карый идем: ялгышмыйбызмы, озакка барырмы дип уйладым. Әмма барысы киресенчә килеп чыкты, күргәзмә үсте, яңарыш кичерде”, – диде ул.

Күргәзмәне ачу тантанасында Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәннәр академиясе директоры Рафаэль Хәкимов, Шиһабетдин Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

 Зилә Мөбәрәкшина
 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*