tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Фәйзи Галиев белән очрашты
Минтимер Шәймиев Фәйзи Галиев белән очрашты

Минтимер Шәймиев Фәйзи Галиев белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Галиев белән очрашты, аңа  90 яшь тулды.

Фәйзи Галиев фронтка 1942 елда 17 яшьлек яшүсмер булганда китә, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1944 елда каты яраланудан соң, өенә кайтарып җибәрелә, Әтнә райнының Түбән Шашы авылына.
Авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Шуннан соң 49 ел дәвамында Фәйзи Галиев “Искра” колхозының алыштыргысыз рәисе була. Аның җитәкчелегендә колхоз миллионерга әверелә.

Фәйзи Галиев – ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры. ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. ТАССР, СССР Югары Советы депутаты була.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев Фәйзи Галиевне юбилее белән котлады һәм аңа күпьеллык уртак эше өчен рәхмәт белдерде. “Сез легендар кеше, республика җитәкчелегенең ышанычлы терәге булган акыллы һәм инициативалы рәисләрнең берсе булдыгыз”, – дип билгеләде ул.

Фәйзи Галиев үз чиратында аңа 90 яшь тулган көндә Татарстан җитәкчелегеннән күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев ветеранга сәламәтлек, тынычлык һәм иҗади уңышлар теләде. Фәйзи Галиев – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 5 китап авторы. Быел аның яңа “Безнең көннәр” (“Наши дни”) исемле китабы чыкты.

Очрашуда Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*